Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ПАР БАЛДАКЛАР АЛАР- ВӘГЪДӘЛӘШКӘН ПАРЛАР: Бүген Актанышта үрнәк парларны хөрмәтләделәр (фотолар)

Бүген Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Актанышның 14 нче парына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

        Әлеге бәхетле пар – Түбән Яхшый авылында яшәүче Зөһрә һәм Мирас Сәлаховлар. Быел аларның бергә гаилә учагы тергезеп яши башлауларына 44 ел тулган. Икесе дә авылның хезмәт сөючән, хөрмәтле кешеләре. Мирас абый авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җаваплы вазифалар башкарса, Зөһрә апа-авылның шәфкать туташы. Сәләховларның өч балалары да бу тормышта үз юлларын тапкан, оныклар бүләк иткән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев Сәләховларга “Мәхәббәт һәм Тугрылык” медален тапшырды, әлеге парларны бүген гаиләләр еш таркала торган заманда яшьләргә уңай үрнәк дип билгеләп үтте. 
       Ленин паркының Пар балдаклар мәйданында уза торган бәйрәмгә бриллиант, алтын туйларын билгеләп үткән районның үрнәк гаиләләре дә чакырылган иде. Хәлимә һәм Шәйхиян Шәемовларның бергә тормыш итүләренә 2021 елда 60 ел тула. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Шәемовларны район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде. Алтын туйларын каршылаган Тыңламас авылында яшәүче Тәнзилә белән Фәрит Зиннәтуллиннар, Усыдан Хәмдия белән Мөхәррәм Мофаздаловлар да район башлыгының әлеге мәртәбәле бүләгенә лаек булдылар. Балалары, онык-оныкчыклары да әти-әниләре, әби-бабаларына иң изге теләкләрен әйтеп чәчәк гөлләмәләре тапшырдылар. 

          Бәйрәмдә катнашучы бар халык әлеге үрнәк парларның бергә үткән парлы гомер юлын күздән кичерде. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәр гаиләнең матур тормыш тарихы белән таныштырды.

         8 июль- Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне районыбызда тагын бер яңалык белән истә кала. ЗАГС бүлегендә бүген Гариповларның кызы Амелия 80 бала булып теркәлгән. Илнар белән Дилүс Гариповларга өченче кызларының туу турындагы таныклыгы тантаналы төстә бүгенге бәйрәмдә тапшырылды. Гариповлар Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатына да ия булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев