Президент чыршысына Актаныштан 27 бала чакырулы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә 13.00-15.00 сәгатьтә «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.
Бу хакта кичә Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләреннән билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Министр бәйрәмгә бөтен республикадан җиде меңнән артык бала чакырылуын әйтте....
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Республика чыршы бәйрәме 25 декабрьдә 13.00-15.00 сәгатьтә «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.
Бу хакта кичә Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләреннән билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Министр бәйрәмгә бөтен республикадан җиде меңнән артык бала чакырылуын әйтте. Бу - олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы һәм ятим балалар. Президент катнашындагы бәйрәмгә Актаныштан 27 бала чакырулы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз