Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район җитәкчелеге 9 сыйныф укучылары белән очрашты

Узган атнада 9 сыйныфны тәмамлаучылар район җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу аларга икеләнүләрдән арынырга, билгеле бер карарга килергә этәргеч, гамьле әңгәмә булгандыр, мөгаен.

Уку елы тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучыларының да укуны дәвам итәргәме, әллә инде урта һөнәри белем алыргамы, дип уйланып йөргән чаклары. 

Алар өчен  районыбызда ел башыннан төрле очрашулар оештырылып килде. Узган атнада исә 9 сыйныфны тәмамлаучылар бу уңайдан район җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу аларга икеләнүләрдән арынырга, билгеле бер карарга килергә этәргеч, гамьле әңгәмә булгандыр, мөгаен.

Сөйләшүдә районның Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш ресурс үзәге җитәкчесе Илшат Гәбделхаев, районыбызның 9 сыйныф укучылары, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты.

17 май көнне техникум базасында үткән бәйгегә дә биредә нәтиҗә ясалды.

“Татар ашлары”, “пешекче эше” компетенцияләре  буенча җиңүче дип Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Зилә Әбудәрова танылды. Икенче урында – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Алинә Сәхәпова, Актанышның икенгче санлы мәктәбеннән Гөлия Мөхәммәтдинова, өченче урында – Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Исламова, Такталачыктан  Эльвина Шакирова. 

Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау бәйгесендә исә җиңүче исеменә Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Илфат Миргалимов лаек булды. Икенче урында - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Илнур Шакиров, өченче урында – Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Илвир Сәрвәров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев