Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде

ТР Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты оештырган “Профсоюз – ул көч, профсоюз – ул без!”  республикакүләм плакатлар бәйгесендә Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Сәрвәров та катнашты һәм I дәрәҗә лауреат исемен яулады.

ТР Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты оештырган “Профсоюз – ул көч, профсоюз – ул без!” 
республикакүләм плакатлар бәйгесендә Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Сәрвәров та катнашты һәм I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы башкалабыз Казанның “Хезмәт сарае”нда узды. Айрат Изил улына югары кимәлдә ясалган иҗат эше өчен диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә талантлы рәссамыбызның уңышлары күп булсын!
Айрат Сәрвәровның шәкертләре дә бәйгеләрдән җиңү белән кайта. Ульяновск өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан үткәрелгән “Аленький цветочек” XVII Бөтенрәсәй иҗат бәйгесендә Актаныш сәнгать мәктәбе укучысы Зөһрә Сәрвәрова III дәрәҗә лауреат булды. Зөһрә “Әкият ясыйбыз” номинациясендә, 11-14 яшьлекләр арасында җиңүгә ирешә. Укучыны бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен остазы Айрат Сәрвәров Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X