Иске Сәфәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм концерты узачак
Хәйрия

Иске Сәфәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм концерты узачак

«Үзебезнекләрне ташламыйбыз!» — бердәмлеккә, ярдәмгә һәм игелек кылырга чакырган хәйрия чарасына рәхим итегез!

Махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында торучы егетләргә ярдәм итү — һәркайсыбызның уртак бурычы. Туган якта көтүләрен, аларны онытмауларын тою хәрбиләр өчен аеруча мөһим.

19 ноябрьдә Иске Сәфәр авылында «Без бергә» («Мы вместе») хәйрия фонды тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән концерт оештырыла.

«Яхшылык йөрәкләрне берләштерә!» («Добро объединяет сердца») дигән шигарь астында узачак чарада һәркем үз өлешен кертә ала. Чөнки бердәмлектә — көч, ярдәмдә — ышаныч, игелекле гамәлләрдә киләчәккә өмет яши.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!», «Бүгенге саклау — тыныч киләчәк!» дигән чакырулар белән узачак хәйрия концертына барлык райондашларны көтеп калабыз.

Музыка йөрәкләрне берләштерә, ә безнең ярдәмебез Ватан сагында торучыларга көч өсти! Концерт 19 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

 


Нет комментариев