Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮРНӘК ГАМӘЛ ТҮГЕЛ БУ: Биш райондашыбыз руль артына эчкән хәлдә утырып, харап булган

Ни кызганыч, Актаныш районында руль артына эчкән хәлдә утыручылар даими рәвештә теркәлеп тора.

 Ай башында гына шундый 6 граждан хакында язып та чыккан идек. Бәлки, башкалар бераз уйланыр дигән өмет тә юк түгел иде. Әмма, алтыдагы алтмышка дигәндәй, үз юләрлекләре аркасында җәяүлеләр сафын тулыландыручылар 5 райондашыбыз өчен сабак була алмаган. 

13 октябрь көнне 1984 елгы Актаныш егете ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә тоткарлана.  14 октябрь көнне мондый “ахмаклыкны” Иске Теләкәй авылында гомер кичерүче 1960 елгы  ир уртасы булган зат кабатлый. 

23 октябрь көнне “исереккә диңгез тубыктан” икәнен 1960 елгы Чөгәнә авылы гражданы исбат итә – ул да ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатканда шайтан суы эчкән була. 

24 октябрь көнне Башкортстан республикасының Тәтешле авылы кешесе, 1963 елгы абзыйга да  чиктәш республикадан җәяүләп кайтырга туры килгәндер, мөгаен. Чөнки аның руль артына эчкән хәлдә утыруы ачыклана. 

Шулай да октябрь аенда хәмер кулланган килеш руль артына утырырга җөррәт итүчеләр арасында 1996 елгы Яңа Әлем егетенә  аерым тукталмый мөмкин түгел. Тикшерү барышында аның автомобиль йөртү таныклыгында ясалма билгеләр булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, таныклыкны  экспертизага җибәрәләр. Тикшерү таныклыкның ялган икәнен ачыкласа, мондый “егетлек”кә барган райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылачак. 
  
Эх, егетләр, ул хәмерне авызыгызга мәҗбүри салмаганнардыр бит инде!? Бер мизгеллек “геройлык” өчен күпме вакыт җәяү йөрерсез дә, ничә пар аяк киеме туздырырсыз икән хәзер? Хәер, үзегез дә чамалый торгансыздыр. Терсәк якын – тешләп булмый! 
 

Мәгълүмат Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев