Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Саумы, дөнья!", саумы 27 апрель!

Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, райондашлар! Күңелдәге һава торышы үзебезнең кулларда. Шулай булгач, күңел күгебез һәрчак аяз һәм якты булсын, дусларым! Рамазан аеның чираттагы иртәсе йөрәкләребезгә - мәхәббәт, тәнебезгә - саулык, йортларыбызга бәрәкәт алып килсен!

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА:бу көнне туган - Хәлим Җәлалов, артист; Фәтхулла Гүлән, язучы, шагыйрь, җәмгыять эшлеклесе; Айсылу Башкурова-Садыйкова, филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре; Зөһрә Сәхәбиева, җырчы, мөгаллимә; Инсаф Фәхретдинов, драма актеры, РФ атказанган, ТР халык артисты.

РОССИЯДӘ:1943 — ГУЛАГ системасына кергән Идел тимер юл хезмәт-төзәтү лагере ябыла. 1992 — Саха Республикасы (Якутия) — Россия Федерациясендәге суверен җөмһүрият — төзелә һәм аның конституциясе кабул ителә.

Реклама

ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:График дизайнер көне. Бөтендөнья вахтовик көне. Сәркатип көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Яңалыклар Актаныш яңалыклары Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Җәмгыять Актаныш хәбәрләре Апрель Ил-көн хәбәрләре Саумы, дөнья! Общество