"Саумы, дөнья!", саумы, 5 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Яңгырлы иртә кәефегезне төшермәсен, көнегез уңышлы һәм күңелле үтсен! Язгы май яңгыры иген муллыгына менә дигән этәргеч булсын!
ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА:ТАССР Югары Шурасы Президиумы татар язуын латин алфавитыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ чыгара. Бу көнне туган - Зариф Бәшири, татар шагыйре, язучы, публицист; Абдулла Гыйззәтуллин, Кызыл Гаскәр сержанты, Советлар Берлеге каһарманы; Хәмит Ярми, фольклор белгече, әдәбият галиме; Дамир Гарифуллин, төбәк тарихчысы, шагыйрь; Фәнис Сәлахиев, гер күтәрү спорты буенча дөнья чемпионы;
РОССИЯДӘ:Инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне. Совет матбугаты көне. Водолазлар көне. Пароль көне.
ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:Африкан бөтендөнья мирасы көне. Бөтендөнья португал теле көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев