Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

57 бистәдә яшәүчеләрнең 42 проценты сайлауның беренче көнендә үк сайлаган

17 сентябрьдә 506 кешенең 100е өй шартларында сайлаган. Нигездә, өйдә сайлаучылар- өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авырулар һәм авыруны караучылар.

       57 бистәдә урнашкан 2831 санлы участок сайлау участогына бүген, алдан сайлауның икенче көнендә дә иртәннән үк халык актив килә. 

        18 сентябрьдә иртәнге 9.00 сәгатькә 39 кеше сайлаган. 

   Нуриәхмәтовлар, мәсәлән, гаилә белән сайладылар.

Алинә сайлауга дәү әтисе Нәҗип һәм дәү әнисе Ильмира белән килгән:


- Сайлауга бармыйм, миннән берни дә тормый дигән кешеләрне мин аңламыйм. Сайлауда безнең киләчәк хәл ителә. Сайлауга бармаган кеше үзенең иленә, яшәгән җиренә битарафлык күрсәтә дип уйлыйм,-  ди Казан медицина университеты студенты Алинә.

    Сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Галимҗанова Алинәне бәйрәме белән котлап язу кирәк-яраклары бүләк итте.

Әлеге сайлау участогында гомуми сайлаучылар саны 1219 булган. 12 студент читтә сайлау буенча гариза язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев