Актаныш

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Актаныш - Мөслим - Әлмәт маршруты булачакмы? (СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ДӘ ЯСАДЫК)

Әлегә Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты атнага өч көн йөрер дип фаразлана.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 13 март көнне Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре 2018 елга нәтиҗә ясап, агымдагы елга оешма үз алдына куйган максат-бурычлар хакында сөйләшкәннәр иде. 


 Киңәшмәдә предприятиенең  яңа маршрутлар ачу буенча да максатчан эш алып барганы мәгълүм булды.  Киләчәктә Актаныш – Мөслим – Әлмәт, Актаныш – Нефтекама – Ижау шәһәрара маршрутлары халыкка хезмәт күрсәтә башлар дигән ныклы ышаныч бар. 

Бу уңайдан без “Актаныш-информ”ның рәсми сайтында һәм ВК төркемендә сораштыру үткәрдек. Максатыбыз әлеге яңалыкның халыкка ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген ачыклау иде. 

Безнең сораштыруда 500дән артык кеше катнашты. Шуларның 259ы (49,2%) югарыда әйтелгән ике маршрутның да бик кирәк булуын билгеләп, уңай җавап биргән.  

71 тавыш бирүче (14%) авыл арасындагы маршрутларны арттырсалар, яхшырак булыр иде дигән. Мөгаен, бу категориягә керүчеләр Актанышка маршрут автобуслары белән даими йөрүчеләрдер. Билгеле, Әлмәт, Ижау якларына сан-сирәк йөрүчеләр өчен ул юнәлештәге автобусларның хаҗәте юк. 


Сораштыруда катнашкан 62 кешегә (11%тан артык) барыбер икәнен дә ачыклауга ирештек без. Андыйлар үз машиналарында хәрәкәт итүчеләр. 


Ә менә Актаныш – Мөслим – Әлмәт һәм  Актаныш – Нефтекама – Ижау маршрутларының кайсы кирәгрәк дигән вариантларга тавыш бирүчеләр арасында шактый аерма килеп чыккан. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халык Актаныш – Нефтекама – Ижау маршруты булдыруны ныграк кирәксенә. 70 кеше (13,4%) нәкъ менә шул юнәлешкә уңай җавап биргән. Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршрутын сораучылар 44 (7,6 %). 


Иң мөһиме, халык, маршрутлар ачылса, аларда йөрергә каршы түгел. Киресенчә, Актаныштан шәһәрләргә юлланучы автобуслар бик кирәк райондашларга. Шәһәрләрдә  белем алучы студентлар өчен дә бик кулай булыр иде алар. 


Маршрутлар буенча тулырак мәгълүмат алу максатыннан, без АТХ җитәкчелеге белән дә элемтәгә кердек. Бүген бу юнәлештә эш дәвам итә, оешма документлар булдыру белән шөгыльләнә. Әлегә Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты атнага өч көн йөрер дип фаразлана. Иртән Актаныштан 6 сәгать 30 минутта кузгалган автобуслар Әлмәткә 9 сәгать 30 минутта барып керергә тиеш. Кире кайту вакыты исә көндезге 15 cәгатькә билгеләнәчәк. Шуңа күрә без янә халыкка мөрәҗәгать итәбез, Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты кайсы көннәргә билгеләнсә, уңайлырак булачак? Оешма җитәкчелеге сездән кергән тәкъдимнәргә нигезләнеп карар кабул итәчәк. 

СОРАШТЫРУДА КАТНАШУ


Маршрут кайчаннан хезмәт күрсәтә башлаячак соң? Бик тиздән, якынча бер айдан, Әлмәт шәһәренә Актаныш автобусларында җилдерә башлаячакбыз! 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: