Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шамил Садыйков радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Коллегаларны Радио көне белән ихластан тәбриклим! 
Иртәнге эфирлар, көне буена саклана торган яхшы кәеф өчен сезгә рәхмәт!

Радиода эшләүчеләрне, гадәттә, тавышыннан гына таныйбыз, чөнки алар кадрга эләкми, дөресрәге, алар эфирда, ләкин күзгә күренмиләр. Шуңа да карамастан, нәкъ алар һәрвакыт позитив энергетика бүләк итә! Яңалыкка омтылыгыз, иҗат үсешендә булыгыз! 

Радиотыңлаучылар һәрчак сезнең белән бер дулкында булсыннар, эфирга шәп тапшырулар чыгарыгыз. Исәнлек, күңел хөрлеге, уңышлар телим! 

Ихтирам белән, Шамил Садыйков», диелгән котлау мөрәҗәгатендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев