7 май 2022 яңалыклары
-
7 май 2022 - 20:39Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры үтте(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алырга җыенган мизгелләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат турниры оештырылганы хакында хәбәр иткән идек. Бүгенге шимбә кичендә, Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында җиңүчеләрне, бу шахмат ярышының ветераннарын бүләкләү узды. Дулкынландыргыч та, күңелле дә тантана муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашында булды.
-
7 май 2022 - 20:18Нур Баян исемендәге фестивальдән истәлекле фотоБезнең "РАЙОН СУЛЫШЫ" фотопроектының чираттагы шимбә чыгарылышы. Әлеге рубрика Актаныш архив бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
-
7 май 2022 - 19:38#БЕЗНЕҢҖИҢҮ:Теләкәйдә бәйрәм митингыБезнең редакциябезгә Теләкәйдә узган Җиңү бәйрәме чарасыннан фотосурәтләр юлладылар. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да биредә катнашкан.
-
7 май 2022 - 14:51Төзелеш материаллары ала беләсезме?Язгы-җәйге чор - бакча участокларында һәм йорт яны территорияләрендә төзелеш эшләре башланган вакыт.
-
7 май 2022 - 14:43Аккүз авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәме- фотоларАккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова Аккүз, Михайловка, Ахун, Яңа Кадермәт авылларында узган бәйрәм чаралары фотоларын юллады.
-
7 май 2022 - 14:35#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Туган якка һәйкәл булып кайттыларБөек Җиңүгә быел 77 ел тула. Күпмилләтле илебез халыклары арасында Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казанды. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Безнең районнан сугышка 21 меңнән артык кеше катнашты. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов , Сергей Фадеевларны, Ватан азатлыгы өчен көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызны күз яшьләре аша искә алабыз.
-
7 май 2022 - 13:49Шамил Садыйков радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-
7 май 2022 - 13:25Бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Уръядыда һәйкәл ачылдыУръядыда бүген Бөек Ватан сугышында илебезне, җиребезне саклаган, тылда бар көченә тырышкан авылдашлар, сугыш чоры балалары, башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
-
7 май 2022 - 12:53КОТЛЫЙБЫЗ:"Тарих эзләреннән" 2нче урынны яулады укучым!Казан шәһәрендә Россия күләмендә үткәрелгән "Тарих эзләреннән" бәйгесендә Идел Буе Булгар дәүләтендә Ислам динен кабул иүнең 1100 еллыгына багышланган балалар рәсем бәйгесендә катнашып, Актаныш "Балалар иҗат үзәгенең" "Серле сәнгать" тугәрәгенә йөрүче укучы Азалия Шәрәфуллина IIнче урынга лаек булды.
-
7 май 2022 - 12:09Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шахмат турниры гөрли(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)Бүген 7 май көнне районының Балалар иҗат үзәгендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат ярышлары башланып китте. Турнир Бөек Җиңү бәйрәменең 77 еллыгын кршылаулга багышланган. Ул кичке 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та катнашты.
-
7 май 2022 - 09:20АЛАР- 7 БӨРТЕК, 7 ГОРУРЛЫК: Район җитәкчелеге Бөек Җиңү алып килгән сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләдеБөек Җиңү көне бездән ераклашкан саен илебезне фашизмнан азат иткән яугир-солдатларның саны зур тизлектә кими. Җиңүнең 77 еллыгын нибары 7 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала. Аларның һәммәсе белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күрешеп, яшәү-көнкүреш шартлары белән танышып чыкты. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның, шәхсән үзенең тәбрикнамәләрен, күчтәнәч- бүләкләрен тапшырды.
-
7 май 2022 - 09:16Хәерле көн, райондашлар!Исәнме, Актаныш! Көннәребез хәерле, яхшы һәм күңелле хәбәрләр белән генә узсын! Шимбә ялыбыз файдалы узсын!
-
7 май 2022 - 08:55Саттылар... (хикәя)– Ник, әни, белмисеңмени? Саттык бит инде без йортны! Үзең кул куйдың бит! Оныттыңмы?
-
7 май 2022 - 06:08"Болгар" радиосында Актаныш тапшырулары! Хәерле көн, Актаныш! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”7 май - Радио көне билгеләнә. Безнең "Актаныш-информ" мәгълүмат һәм мөхәррият үзәгенең "Актаныш FM" радиотапшырулар бүлеге хезмәткәрләре "Радио - минем язмышым, йөрәк һәм күңел балкышым!" диләр. Алар үз эшләренең профессионаллары. Актаныш районында радио узган гасырның ерак, чуарлы 30нчы елларында үз эшчәнлеген башлый. Күпме еллар үтсә, күпме сулар акса да радио үзенең популярлыгын, халык мәхәббәтен югалтмый.