Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәраб елга булып аккан

Кайда бу?

                                                 Петербургның Frou Frou ресторанында шимбә төнендә шәраб елга булып аккан. Куркышып беткән хезмәткәрләрнең күз алдында шәраб шкафы җимерелгән. Анда менюдагы топ-шәраблар сакланган. Ресторан хезмәткәре алкоголь  шешәсен урынына куярга маташканда булган бу хәл.

–Шәраб шкафында трос өзелгән, ресторан хезмәткәре, әлбәттә, моны сизмәгән, ул алкоголь шешәсен урынына куймакчы булган. Бу шәраб шкафында  иң кыйммәтле сортлар сакланган, шулар ишелеп төшкән дә. Көн дә эчә торганнар анда сакланмый иде. Шулай  итеп, ватылган шешләр арасында 120 мең сумлыклары да бар. Ягъни, без шәраб картасындагы эксклюзив позицияләрдән колак кактык. Ниндидер вакыт дәвамында аларны тергезеп буламаячак әле, – ди   Bulldozer group холдингының маркетинг буенча буенча директоры Анастасия.

                                                 Ресторанда секунд эчендә 6 миллион сумлык шәраб ватылган. Әле хезмәткәрләр чыгымнарны исәплиләр. Бәхеткә, шкафка шәраб урнаштырып маташкан хезмәткәргә штраф та янамый.

–Хезмәткәрнең гаебе юк, анда ниндидер дизайнер уйлап чыгарган  шкаф, нәрсәседер дөрес эшләнмәгән. Хезмәткәр исә коелган шешәләрне тотып калырга тырышкан,– ди Анастасия. – Хәзер юристлар арытаба нишләргә икән дип баш вата. Мөгаен, шкафны уйлап чыгарган һәм корган компаниягә мөрәҗәгать итәрләр. Безнең сомелье исә коллекцияне тергезү юлларын эзләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре