Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СИРАТ КҮПЕРЕН КИЧКӘНДӘ: Уразай – Такталачык арасы: шул юлларны төзәтергә юк мени соң чарасы? (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Зур-зур асфальт кисәкләренә аңышмый барып менсәң, тәгәрмәчсез калуыңны көт тә тор. Машинаң белән юл читенә чыгып очмасаң, тагын рәхмәт!

Иртә-кич бер үк юлдан йөргәч, аңа тәмам ияләшәсең икән – көйсез урыннарын да, урап узар җирләрен дә алдан ук чамалап куясың. Асфальттагы вак-төяк  чокырларга өйрәндек инде анысы, әллә ни игътибар итмибез. Ә менә урыны-урыны белән калкынган  ташларны күргәч, куркыныч булып китә. 

Машина йөртү таныклыгы алу өчен  имтихан биргәндә, зиг-заг формасында йөрүне нигә өйрәтәләр микән дип гаҗәпләнә идем. Баксаң, язгы юллардагы киртәләрне исән-сау үтәр өчен алдан ук  шоферларны махсус  әзерлиләр икән. 

Уразай белән Такталачык арасындагы юллар бүген менә шундый хәлдә. Элек чокырланып яфаласалар, хәзер таш өемнәре юл өстендә ята.  Зур-зур  асфальт кисәкләренә аңышмый барып менсәң, тәгәрмәчсез калуыңны көт тә тор. Машинаң белән юл читенә чыгып очмасаң, тагын рәхмәт! 

Бу юллар өчен җаваплы “Татавтодор” оешмасы да мондагы хәлләрдән хәбәрдар булып чыкты. Хәер, һәр язда шушы хәлгә килеп торган юлларны алар да ямап гаҗиз булган инде. Өстәвенә, һава шартлары төзекләндерү эшләрен башлап җибәрергә мөмкинлек бирми – өстән явып торганда, таш түшәп булмый шул инде. Шулай да җаваплы затлар иртәгәдән юлның әлеге өлешенә ремонт техникасы керәчәк дип ышандырды. 

Әмма нефть ташучы авыр йөк машиналары даими йөреп торганда, “Татавтодор” оешмасы хезмәтчәннәренең эше бетеп тормаячак. Бер урынны ямауга, икенчесе ремонт көтеп утырачак. Җир туңы киткән чорда юллар проблемасы аеруча кискенләшә: астагы сулар яргаланган асфальт буйлап өскә чыга, һәм, билгеле, каты өслекне дә кубарырга сәләтле алар. 

“Татавтодор” егетләренә эшләрендә уңышлар теләп, һава шартларының уңайланганын көтеп, рульгә ике куллап ябышып, юлларның төзекләнгәнен сабыр гына көтәргә кала, җәмәгать! Сүз уңаеннан, узган ел да шушы ук юллардагы проблемаларны күтәргән язма дөнья күргән иде. Такталачык юлының ватылып беткән өлешеннән үткәндә, вакытсыз ватылып харап булган асфальтны күреп хәйран калган авыл абзыеның сүзләре быел да актуаль! "Эх, теш кенә булса, акчасын үзем түләп булса да яматыр идем, ташны яматырлык акчам юк", - дигән иде ул, совет чорында хәтәр затлы булган тимер атын жәлләп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев