Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Социаль челтәрләрдә язалар

Социаль челтәрләрдәге язуларны күзәтеп, хәйран гына кәттә фикерләр белән танышканнан соң, бүген күпләребезне борчый торганнарына игътибарыбызны юнәлтеп, без дә реакция ясарга уйладык. - Химия обшежитиясендә катып үлмәле! Бу проблеманы берәр кайчан решать итәләрме, юкмы? Әле кышкы суыклар да бик юк, ә квартирада кат-кат киенеп йөрми чама юк! Балалар чирли бер...

Социаль челтәрләрдәге язуларны күзәтеп, хәйран гына кәттә фикерләр белән танышканнан соң, бүген күпләребезне борчый торганнарына игътибарыбызны юнәлтеп, без дә реакция ясарга уйладык.
- Химия обшежитиясендә катып үлмәле! Бу проблеманы берәр кайчан решать итәләрме, юкмы? Әле кышкы суыклар да бик юк, ә квартирада кат-кат киенеп йөрми чама юк! Балалар чирли бер туктаусыз! Кышкы суыкларда ниләр генә эшләрбез икән?
- Мин дә менә шунда торам. Тәрәзәләр беркетелгән, ике кат ишек, берсе тимер, җылытылган, ә квартирада суык! Инспекция дә чакырып карадым, температура в зале 19, в остальных комнатах ниже! Чарасын күрүче булмады тоже! Күршеләрдә кечкенә балалар да бар!!! (Авторларның язу стиле үзгәртмичә бирелде.)
Моң-зарлар дөреслеккә туры киләме, таш йортларга җылылык бирү бүген ничек башкарыла? Әлеге сорау белән "Яран" милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиевкә мөрәҗәгать иттек. Рәшит Тимер улы белән телефон аша узган атнада элемтәгә кергәч, шушы мәсьәлә буенча йөрим әле, бу - дөрес хәл, үземә дә мөрәҗәгать иттеләр, диде. 18 декабрь көнне мөхәррияттә очрашып сөйләштек.
- Төзүчеләр урамының 3 йорты турында сүз бара. Анда "Коммунсервис-Актаныш"ның котельные бар - аерым блок, алар һава температурасына карап, ягуны үзгәртәләр. Бергәләп барып, фатирлардагы җылылыкны үлчәдек. Почмак фатирларда минималь температура 19 градус иде. Шуннан соң казаннарны ягуны көчәйттеләр. Хәзер җылы.
Таш йортларда җылылык бирү буенча безгә шалтыраталар икән, проблема бар икән, без фатирларга "Коммунсервис" оешмасы вәкилләре белән барып карыйбыз. Алар җылылыкны үлчиләр. Нәтиҗәсен чыгарабыз.
- Рәшит Тимерович, зарланулар бармы, фатирлар җылымы?
- Үзәк котельный янында урнашкан йортлар - 1,2 кварталда, Юбилей урамындагы йортларда җылылык артыгы белән. Хастаханә артындагы йортларда, 4 һәм 8 нче кварталларда авыррак. Җылылык бирү пунктлары эшләми. Йортларга насос куйдык та без, ләкин ул бөтен трассаны тарта алмый. Программа төзегән идек 2018 елга хастаханә артындагы 33 нче йортка, Ленин проспектындагы 119 нчы, Тынычлык проспектындагы 81 нче, 126 нчы йортларга ике контурлы казаннар куярга дип, кабат үзгәрешләр кертелмәсә. Шунсыз булмый йортларны җылытып, я булмаса, җылылык трассасын карарга кирәк, - диде ул.
Димәк, социаль челтәрләр дә үз чиратында нәтиҗәле эшли. Андагы моң-зарлар да чыбыксыз телефон аша тиешле кешесенә барып җитсә, я берәрсенең игътибарына алынып, битараф калмаса, үз нәтиҗәсен бирә. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: фейк бите булып та, син турыдан-туры ялган мәгълүмат-уйдырма белән кешегә яла ягасың, пычрак атасың икән, үзең казыган чокырга үзең төшәргә дә мөмкинсең. Һәр нәрсәдә чама хисен белү кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев