Актаныш

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Алар арасында актанышлылар да бар

25 сентябрь көнне Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында “РИТЭК” АҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында актанышлылар да бар. “Спорт” номинациясендә Чуракай мәдәният йорты китапханәчесе, проектның җитәкчесе Рима Минһаҗева – абсолют җиңүче, “Экология” номинациясендә Кәзкәй мәдәният йорты китапханәчесе, проектның җитәкчесе Гөлназ Әхмәдишина җиңүче булдылар. Грант акчалары Чуракай мәдәният йорты янында балалар мәйданчыгы төзү, Кәзкәйдәге “Туган як” музее эшчәнлеге өчен тотылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: