ӘСТӘГЕФИРУЛЛА: Күршеләрдән оят, билләһи!
Ачның ачуы яман була дигәндәй, кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен даими түләп барган күршеләрегезнең ачуын китермәсәгез иде дип, кисәтеп куябыз!
Актаныш районында “Коммунсервис” оешмасы коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган затларга карата төрле чаралар кулланып карый. Ноябрь аеннан бурычлыларның түләү квитанцияләрендә “Су һәм ут өчен түлә! Бурычың арта!” дигән кызыл мөһер пәйда булачак.
Сезнең бурычлы булуыгыз хакында күрше-тирәләр дә хәбәрдар булып торачак дигән сүз бу. Оешма хезмәткәрләре фикеренчә, мондый тамгалы квитанция хуҗалары, таныш-белешләреннән оялып булса да, бурычларын капларга тиеш.
Күпфатирлы йортларга килгән түләү кәгазьләренең кайвакыт атналар буе подъезд тәрәзә төбендә ятуын исәпкә алсаң, бәлки, чыннан да, бу гамәлнең нәтиҗәсе күренер. Ачның ачуы яман була дигәндәй, кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен даими түләп барган күршеләрегезнең ачуын китермәсәгез иде дип, кисәтеп куябыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев