ТАГЫН ФАҖИГА - САБЫЙЛАР ҮЛЕМЕ ТЕРКӘЛГӘН: Бертуган ике бала янгында һәлак булган
Өч һәм алты яшьлек ике малайга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.
Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.
"Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште", - дигәннәр министрлыкта.
Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.
Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.
Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында әлеге фаҗигадән соң өч көнлек матәм игълан ителгән. Бу турыда Татарстанның Кукмара районы администрациясе порталында язылган.
“Янгында балигъ булмаган балалар үлемесәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителә. 22, 23 һәм 24 февральдә барлык чаралар да кичектерелә. Балаларның фаҗигале төстә гомерләре өзелү сәбәпле якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз”, диелгән хәбәрдә.
Кышкы чорда янгыннарда кеше гомере өзелү очраклары, аеруча балалар вафаты теркәлә башлады. Мондый аяныч хәлләрне булдырмау максатыннан Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов ата-аналарга мөрәҗәгать итә:
“Хөрмәтле ата-аналар, үзегезнең балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез, балаларны өйдә күзәтүчесез ялгызы калдырмагыз. Аларга шырпының уенчык булмавын, ә ут белән шаярырга ярамаганлыгын аңлату мө¬һим, янгын турында тәэсирләр аларда зур бәла-каза хакындагы кичерешләрне тудырырга тиеш. Балаларга көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәләреннән имин файдалану кагыйдәләрен өйрәтегез, тиз кабынып китүчән сыеклык¬ларның куркынычлылыгы турында да сөйләгез. Балага, янгын чыккан очракта, үзен ничек тоту кирәклеге хакындагы кагыйдәләрне өйрәтегез.
Балалар үз адресларын һәм янгын сагы телефонын белергә тиешләр. Аларга янгын чыккан вакытта качарга ярамаганлыгын, өйдән нәрсәне дә булса алып чыгарга тырышыр¬га яки нинди дә булса әйберләрне коткарырга, яисә бары тик бер уй – өйдән зыян күрми генә чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру гадәттән тыш куркыныч: янгын булган очракта алар ут телләре чолгап алган бинадан тышкы якка чыга алмаячаклар.
Балалар күз уңында булган урыннарда шырпы һәм утлы кабызгычлар калдырмагыз.
Баланы яна торган мичне карап тору өчен ялгызын гына калдырмагыз, аңа мөстәкыйль рәвештә фейерверклар кабызырга рөхсәт итмәгез, учаклар тергезүнең куркыныч булуы хакында сөйләгез”, – дип киңәш итә дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев