Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Такталачык профилакториясе кабат эшли башлармы? (+ ФОТОХИСАП)

“Аккош” ны авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гади эшчеләр үз итә. Авыр физик хезмәт башкару нәтиҗәсендә сөяк-буын,бил авыруларына дучар булучылар күпләп килә башлый. Хуҗалыклар үз хезмәткәрләрен профилакториягә юллама белән җибәрә.

Бүген Актанышның  Такталачык авыл җирлеге район җитәкчелеге һәм үз халкы алдында 2018 елга хисап тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш.Бариев белән берлектә үзәктән килгән вәкилләр җирлекнең социаль объектлары белән танышты. 


Бүгенге көндә Такталачык, Чалманарат, Мәсәде авыл җирлекләренә хезмәт күрсәткән табиблык амбулаториясе дә район җитәкчелегенең күз уңыннан читтә калмады. 


1912 елда ачылган сәламәтләндерү йорты  районның үзәк хастаханәсе булып торуы белән дә данлыклы. Үз бала тудыру бүлеге, операция  ясау, теш дәвалау  бүлмәләре, тирә-якка бер булган күз табибы – болар барысы да заманында Такталачыкның йөзек кашына тиң булган. 


Билгеле, үзгәреш җилләре Такталачык авылы табиблык амбулаториясенә үз төзәтмәләрен керткән. Гөрләп торган бүлекләр  берәм-берәм ябылган, штатлар кыскарган.


Шулай да 1999 елда амбулатория базасында ачылган  “Аккош”  профилакториясе хастаханәгә икенче сулыш өргән кебек тәэсир итә.  Такталачык  участок профилакториясенә халык яратып йөри башлый, хәтта алдан ук чиратка язылып куялар. Райондашларыбыз гына түгел, чит район, республикалардан да килүчеләр була  бирегә. Елга 250-270 кеше шушы базада сәламәтлеген ныгыта, төрле дәвалау курслары ала, тән һәм җан сихәте таба. Иң мөһиме, “Аккош” ны авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы гади эшчеләр үз итә. Авыр физик хезмәт башкару нәтиҗәсендә сөяк-буын,бил авыруларына дучар булучылар күпләп килә башлый. Хуҗалыклар үз хезмәткәрләрен профилакториягә юллама белән җибәрә. 


Әмма  ярыйсы ук системага салынган механизм  2013 елда туктап кала. Медицина кадрларына башланган кытлык “Аккош”  профилакториясен  дә урап узмый. Нәтиҗәдә, капиталь  төзекләндерелгән, кирәкле бар җиһазы булган профилакторий бүген халыкка хезмәт күрсәтмәвенең төп сәбәбе – персонал җитмәү. Ягъни, кеше факторы. 


1982 елдан биредә хезмәт куючы, бүгенге көндә  табиблык амбулаториясе белән җитәкчелек итүче Ленар Сәүбән улы менә берничә ел инде шушы мәсьәләне уңай якка хәл итә алмауга борчыла. Ә йөзәрләгән авыруга шифа биргән профилакторий тик торганда, халык дәваланыр урын тапмый интегә. Узган ел  Такталачык участогыннан нибары 41 кеше шифаханәләрдә ял итү бәхетенә ирешкән. 


-  Чират көтәргә, авыруны каядыр юнәлтергә кирәк – тик кая? Элек хуҗалыкларда эшләүчеләр “Аккош”та 10 көнлек курс үтеп чыктылар да, кабат эшкә тотындылар. Файдасын да  күрделәр, бәясе дә  кулай иде. Ә бүген биредә андый мөмкинлек юк,- дип, районнан килгән җитәкчелеккә сөйләде Л. Минхуҗин. 


Тик гомерен кешеләрнең сәламәтлекләре сагында үткәргән ак халатлы шәфкать иясе әле дә өметен өзми – ишетерләр, хәлгә керерләр, ярдәм итәрләр дип ышана ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев