Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Тарихта без эзлебез-Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" фестиваленең төбәк этабында Гаяновлар мактаулы урын яулады

Актаныш районы Богады авылында яшәүче Гаяновлар гаиләсе "Тарихта без эзлебез-Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" фестиваленең төбәк этабында III урынга лаек булды.

                 6 апрель көнне Тукай районы базасында "Тарихта без эзлебез-Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" шәҗәрә фестиваленең төбәк этабы узды. Бәйгедә республиканың 7 районыннан бик матур гаиләләр катнашып нәсел җебе белән таныштырды.

             Актаныш районын Богады авылында яшәүче Илфира һәм Илфак Гаяновлар, аларның берсеннән-берсе уңган кыз-уллары тәкъдим итте. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре әлеге гаиләнең бай шәҗәрәсен ачып бирүдә үзләренең саллы өлешен кертте.

                Райондашларыбыз сынатмады, мәртәбәле конкурсның жюри әгъзаларын, тамашачыларны, катнашучыларны сокландырып югары баллар туплауга иреште. Нәтиҗәләр дә сөенечле: Гаяновлар мактаулы III урынга лаек булды. II урында Тукай районыннан мәшһүр җырчы Илһам Шакировның дәвамчылары, I урында Алабугадан Эмирбековлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев