Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда калдыклар турында шикаятьләр җыю системасы эшли башлады

Мөрәҗәгатьләрне тәүлек буе эшли торган call-үзәк - 8 (800) 600-90-08 һәм radar.reo.ru сайты аша җибәрергә мөмкин.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Россия экология операторы» гаммәви-хокукый компаниясе «РЭО Радар» мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрде. Ул гражданнарның каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча хәбәрләрен җыярга мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Системада ике элемтә каналы каралган: тәүлек буе эшли торган call-үзәк-8 (800) 600-90-08 һәм radar.reo.ru сайты.

«Теләге булган һәркем дә тиз арада кайнар линиягә яки сайтка калдыкларны җыю яки эшкәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук үз шәһәрләрендәге хокук бозулар турында хәбәр итә һәм фотографияләр яки видео куя ала», - диелә ведомство хәбәрендә.

«Россия экология операторы» кергән шикаятьләрне тикшергәннән соң, аларны территорияләргә беркетелгән төбәк операторларына җибәрәчәк. Татарстанда алар - «ПЖКХ» идарәче компаниясе һәм «Гринта» ҖЧҖ.

Моннан тыш, «РЭО Радар» системасында ил төбәкләре вәкилләре һәм төбәк операторлары өчен шәхси кабинет каралган. Бу опция вәзгыятьне күзәтеп торырга һәм анализларга, шулай ук хокук бозуларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек бирә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «РЭО Радар» Татарстанда эшләнгән «Халык контроле»н хәтерләтә, әмма ул тар юнәлешле.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190462/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев