Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган

Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 32 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшьтән кечерәк балалар һәм 80 яшьтән өлкән кешеләр юк. 19 кеше 30-50 яшь аралыгында, тагын шуның кадәр кеше 60-70 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе (20 кеше) Чаллыда, Казанда (18 кеше) һәм Түбән Кама районында (6 кеше) ачыкланган. Нурлат һәм Питрәч районнарында — икешәр, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3194 очрагы теркәлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/health/31-05-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-52-ya-a-ochragy-achyklangan-5746607

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев