Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тирән рухиятле кичә

Актаныш район җирлеге мөхтәсибәте һәм Кәзкәй авыл китапханәсе тарафыннан үткән әдәби-мәдәни кичә бер сулышта үткәрелде. Чара барышында хәтта ки 100 ел элек тегелгән намазлыклар күрсәтелде.

                                      Чара тәрбияви, әхлакый, сәнгати зәвыкне популярлаштыру максатында оештырылган иде. “Гаиләм ядкәре–намазлык” кичәсендә тарихи мәгълүматлар тасвирланды, районыбыз мөслимәләре, ак яулыклы мөхтәрәм әбиләребез чыгыш ясап үттеләр.
                                      Күпләр үрнәк итеп күрсәтергә үзләренең намазлыкларын да алып килгән иделәр. Намазлык декорының традицион формасы–аның утилитар билгеләнеше белән билгеләнә(үзәктә чигүдән бушаган кыр, яннарына симметрик декор һәм алгы якка бай декоратив акцент ясала). Анда оста куллар белән чигелгән күркәм чәчәкләр патшалыгы–изге намаз сәгатьләрендә кешенең күңелендә булган матурлык һәм гармония дөньясын да символлаштыра. 
                                      Элек намазлыклар йорт эчен дә бизәгәне билгеле. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган китап-иллюстратив күргәзмә аркылы халкыбыз мирасына, аның  зиннәтле үткәненә сәяхәт кылу мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев