УЕНЫ - ЧЫНЫ БЕРГӘ: Ярый әле исерек машина йөртүчене Актанышта тотканнар
Ялгыш егеткәйебез бу якларга барып чыккан булса, кире җәяүләп кайтасы булыр иде.
Исерек килеш руль артына утырганнарга административ җәза елдан-ел катгыйланса да, хокук бозучыларның саны бер дә кимеми. Киресенчә, әлеге эшне ниндидер батырлык кебек күрә алар. “Алсагыз ни “праваны”, барыбер йөрим мин, төкереп бирдем мин сезгә” дигән кебек.
Шундыйларның берсе, 32 яшьлек ир-ат, агымдагы елның 8 июнендә эшсезлектән интегеп, исерек килеш кабат руль артына утырып, үзенә 210 сәгатьлек мәҗбүри эш ясады һәм 2 елга җәяүлеләр сафын тулыландырды. Инде акылга килер дигән өмет бар, әмма безнең халыкны аның белән генә куркытып булмый кебек.
Әгәр бу егет шушы хәлдә Кытай инспекторларына эләккән булса, аңа 300 доллар (19 мең сум) штраф салыныр иде. Ә инде шушы хәлдә транспорт юл халәкәтенә сәбәпчесе булса үлем җәзасына тартылыр иде. Японияда да андыйларны сөймиләр. Исерек килеш руль артына утырсаң монда 9000 доллар (600 мең сум) күләмендә штраф, яисә 5 ел төрмә яный. Руль артындагылар гына түгел, аның янында утырып баручылар да бу очракта гаепле санала. Аларның һәрберсенә 3000 доллар (190 мең сум) күләмендә штраф каралган. Ә иң катгый җәза әлегә Белорусияда. Ялгыш егеткәйебез бу якларга барып чыккан булса, кире җәяүләп кайтасы булыр иде. Беренче тапкырга хокук бозучылар 60 мең сум күләмендә штрафка тартыла, ә икенче юлы тагын исерек хәлдә руль артына үрмәләсә – машинасы дәүләт тарафыннан конфискацияләнә һәм сатыла. Егеткәйгә, “Ярый әле Актанышта тотканнар“ дип сөенәсе генә кала.
Хәер, Актанышта да машина белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне яңа “сюрприз” көтә. Бу хакта УКЫРГА онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев