ӘДӘБИ БАЛКЫШ: Умарта (дәвамы)
Мондый сөйләшүләрдән соң, киленнәр пешергән ризыкларын да аңа каенаналары аша биреп кертә иде.
Мондый сөйләшүләрдән соң, киленнәр пешергән ризыкларын да аңа каенаналары аша биреп кертә иде. Имансыз Хәләф көлә тегеләрдән: «Галимнәр үлемсезлек генын кайчаннан бирле эзли, Самат корткасыннан гына сорыйсы бар икән!» – дип төрттерә. Әлеге борынгы карчык турында тагын бер риваять яши иде авылда: имештер, яшь чагында ул бик чибәр булган... Әлбәттә, монысына ышанучылар тагын да азрак иде Каракүлдә.
Самат корткасын җирләгән көнне Габитны авылга мулла итеп билгеләп куйдылар. «Тавышың матур, хәтерең дә яхшы, дин сабакларын бездән күбрәк беләсең, син укы», диделәр. Мәрхүмәне гүргә иңдергәндә, Габит мулла Ләйлинур остабикә өйрәткәнчә эшләде.
Шул ук көнне өченче вакыйга булды – Мостафаның төпчек кызы туды. Аның да тәпиен юасы бар иде. Халык нишләргә белмичә, аптырашта калды: нишләсәң дә, мәрхүмә теге дөньяга киткәнгә кайгырмаган, бәби туганга шатланмаган кебек килеп чыга бит. Кичкә хәтле карчык-корчыклар авыз эченнән туктаусыз укыштырып, ирләр белән хатыннар юк мәшәкатьне бар итеп көнне сузып йөрделәр дә урамда бер-бер хәрәкәт күренмиме дип
койма аша муеннарын сузып караштыргалый башлаганнар иде, шул вакыт «яңа гына табадан төшкән мулла»ның ишеге дөбер-шатыр килеп, киерелеп ачылып китте дә аннан шактый кызмача көйгә хромка гармунын тотып, Габит мулла чыгып басты. Өстендәге күн кәжәне белән аягындагы кирза итеге шыгырдап тора, чегәннеке кебек кара бөдрә чәчләре башындагы күнкепкасы астыннан салынып төшкән. Баскычка чыгып та басты гармунының бакасына басып акыртты да «Кыммарикааааа!» дип сузып җибәрде. Ишегалдында чирәмдә утлап йөргән кәҗә бәтиләре төрле якка чәчелде, тәкәсе акаеп, хуҗасына карап тора башлады. Гадәттәгечә Зиннурларның капка төбенә җыелышкан ирләр телсез калды. Мондый ук тамашага әзер түгел иде әле алар. Телсез каласы көннәре моның белән генә бетмәгән булып чыкты.Хикмәт шунда: Мостафаның төпчек кызына Нәфисә дип исем сайладылар. Бәби туып, биләүгә төрү белән өйдәгеләр аны күреп телсез калды: анда тиңе булмаган гүзәл бер бала ята иде. Нәфисәнең бер атнасы тулганчы, Ләйлинур әбине чакырып, исем куштырмакчы булдылар. Мул итеп табын әзерләделәр, Мостафа белән хатыны Фатыйманың ике улдан соң, бик теләп алган кызлары иде ул. Ак биләүгә дә биләделәр, бәхет тә теләделәр. Фатыйма да, Мостафа да биләүдәге кызга карап, нишләргә белмәде. Моның кадәр дә камил, гүзәл баланы күргәннәре юк иде әле. Ике абыйсы Илнур белән Илсур Нәфисә кызчыкның бишеге янына сакка бастырып куйган солдатларга әйләнде, сеңелләрен бер мизгелгә дә калдырмас булдылар. Янына берәүне дә китермиләр, бәби ашы кертә кергән күршеләрен дә бишеккә якын җибәрмиләр. Азан әйтеп, исем кушарга кирәк, дип үгетләгәч кенә, Ләйлинур остабикәне чакырырга ризалык бирделәр. Ул арада Мостафаның бик тә гүзәл кызы тууы турында хәбәр авылга таралып өлгергән иде инде, бәби күрергә теләүчеләрдән чират җыелды.
Ләйлинур әби исем кушарга хәзер безнең авылда мулла бар, Габитка әйтегез дип караса да, берсе тугыз, берсе унбер генә яшьлек Илнур белән Илсур ризалык бирмәде. Ни кырыс Мостафа да үгеткә кертә алмады үзләрен. «Муллагыз да, абыстаегыз да кирәкми, теләсә кемне чакырыр булсагыз, Нәфисәне алып качабыз», – дип куркыттылар. Алар инде болай да моңа кадәр бик шук, бик чая балалар булып, әниләре Фатыйма катырак
әрләгән саен, чыгып качалар да төн авышкач кына «Сак-Сок» көен көйләп кайтып керәләр иде. Ышанырсың икән, баланы алып чыгып качарлар. Фатыйма үзе әкиятләр белән генә үстерде шул аларны. Мостафа атналар буе чит авылларда йорт салып йөргәндә, төннәр озын, малайлар төн кошлары кебек йокламыйча аптыраталар иде.
Ләйлинур остабикә ак яулыгын җилкәсенә салып бәйләп, бер кулына дисбесен, икенчесенә Һәфтиякләрен тотып кергәндә, Нәфисә кызчык бишегендә ята иде. Фатыйма табын әзерләү белән мәшгуль, остабикәне Мостафа каршы алды. Анысы озакка сузмады, исәнлек-саулык алышкач, тизрәк бишек янына килеп укый да башлады. Ярый әле тиешле догаларны укып бетерә алды, колагына исемен пышылдыйм дип, бәбинең йөзен ачкан иде, телсез калды. Валлаһи, бер кәлимә сүз әйтә алмас булды.
«Нәрсә булды?» дип сорамакчы булып авызын ача, ләкин бер сүз чыкмый. Нәүмизләнеп йорт хуҗаларына карый, тегеләре дә берни аңларлык түгел. Ярый әле Фатыйма абайлап алды, тизрәк чүмеч белән су китереп бирде, Ләйлинур әбине диванга утыртты. Су эчкәнгә карап кына теле кайтмады, әби чын-чынлап курыкты: бөтенләйгә шулай булып калса? Шуңа да Ләйлинур әби Мостафа белән Фатыйманың ай-ваена карамыйча, җәһәт кенә итәк-җиңен җыйды да чыгып та китте. Өенә кайтып, күпмедер вакыт узгач кына «Йа Алла!» дип әйтә алды. Тиз генә чәй куеп, йөзем җимешләре кабып чәй эчкәч кенә, хәл керде үзенә. Бала исемен кабул итмәде, шуңа күрә дә фәрештәләр телемне кисте, дип уйлады ул бераз аңына килгәч. Тынгысызланып, янә Фатыймага кереп китте. Шик-шөбһәләрен сөйләп бирде-бирүен, тегеләр генә артык илтифат итмәде. «Ләйлинур түткәй, бер дә аптырама, кем белән булмый андый хәл! Нәфисәбез кабул иткәндер исемен,
син чыгып китүгә изрәп йоклады», – дип тынычландырды алар остабикәне.
Ләкин Ләйлинур остабикә белән булган хәл башкалар белән дә кабатлана башлагач, алар пошаманга төште. Кем генә кереп, Нәфисәгә күз салмасын, барысы да телләрен йоткандай, сүзсез калалар, сөйләшә алмыйча нәүмиз булалар иде. Сүзсез калу гына бер хәл әле, аларны эчтән ниндидер бер билгесез хис биләп ала, алар бу хисне тел белән аңлатып бирә алмый, шуңа да аннан куркалар иде. Бу хәбәр Каракүлдә яшен тизлеге белән таралды.
Чыннан да шулаймы-түгелме икәнен сынар өчен халык Мостафаларга агылды. Бу хәлгә Илнур белән Илсурның түземе тиз төкәнде. Алар кечкенә сеңелләрен болай да кешегә күрсәтергә атлыгып тормый иде, хәзер инде килгән берсен капкадан ук куып җибәрер булдылар. Шулай итеп, беркая чыкмыйча сеңелләрен сакладылар. Мостафа белән Фатыйма нишләргә белмичә аптырап калды. Иң элек аларны кызларының бүгенгесе түгел, ә киләчәге борчый иде. Гомергә шушындый хикмәте белән яшәргә язганмы Нәфисәгә? Ничек үстерергә дә, ничек итеп тәрбияләп бетерергә? «Син гаепле», – диде беркөнне Мостафа Фатыймага. «Нишләп мин? Син!» – дип каршы төште тегесе. Шуннан артык сүз булмады. Һәркайсы үз казанында кайната иде уен. Гаепләр өчен дәлил кирәк иде – тапмадылар. Озак уйланды Мостафа. Фатыйма да озак баш ватты. Ләкин сабый янына килү белән бөтен
борчулары, шик-шөбһәләре юкка чыга иде.
Ул арада Каракүл халкы бу мәсьәләдә икегә бүленде. Берәүләр бишектәге сабый баланың кешеләрне телсез итә алу сәләтен шайтан коткысы дип бәяләде. Шайтан матурлык белән алдый, дигән дәлил китерделәр. Яхшыга түгел бу, чарасын күрергә кирәк, дип пышылдаштылар. Икенчеләре, киресенчә, аны Аллаһ могҗизасы итеп кабул итте. Рәхмәте белән туган бала булсын, сөенеч китерер әле, дип көтте. Аллага да, муллага да ышанмый торган Хәләф халыкның үзеннән көлде. «Бөтен бәла шул ышанулардан», – дип гадәттәгечә кул селтәде ул. Кемне-кемне, кайчан карама салмыш, тәмәке исенә баткан Хәләфкә Нәфисәне күрсәтмәячәк иде инде Илнур белән Илсур. Тегесе дә күрәм, дип ашкынып тормады. «Шайтан да, фәрештә дә түгел, гап-гади гипнотизёр, экстрасенс. Тумыштан шарлатан», – дип нәтиҗә ясады ул. Ә Нәфисә тиңе булмаган бер матур бала булып үсә торды. Әтисе белән әнисе дә, ике абыйсы да телдән язмый иде аның янында. Шуңа да нарасый үзенең бүтән төрле икәнен сизми иде әле. Сабый чакта аңа әтисе оста куллары белән шыгырдап торган бүрәнәдән салган алты почмаклы өй дә, юкә агачлары белән әйләндереп алган бакча да җитә иде.
Көннәрдән бер көнне аны бакча гына канәгатьләндерми, ул өйдәгеләрдән капканың теге ягына алып чыгуларын таләп итә башлады. Бүтәннәрне телсез итә торган булса да, үзенең теле иртә ачылды Нәфисәнең. Бертуктаусыз сөйләшеп, сорау биреп йөдәтеп бетерә. Өйдә ул гап-гади бала кебек булгач, Мостафалар тынычланып калган иде. Аларга кеше-фәлән кереп-чыгып йөрмәвенә дә күнектеләр, үзләре дә тышкы дөнья белән алыш-бирешне шактый киметте.
Көннәрдән бер көнне Нәфисә койма арасыннан урамга чыгып китте. Илнур белән Илсур мәктәпкә киткән, Мостафа – мал арасында, Фатыйма ишегалдындагы вак-төяк эшне эшләп йөри иде. Әнисе янында такылдап йөргән Нәфисә берара тавыклар куып уйнады да чуар тавык артыннан йөгереп, карлыган куаклары арасына ук кереп китте. Нәфисә урамда малайлар тавышы ишетеп коймага терәлде. Ә анда күптән тотылган койма
тактасы черегән дә, кадагында чак эләгеп тора иде, бәләкәй бала авырлыгына да киртәсеннән аерылып китте. Кызчык үзе сыярлык тишек күрүгә, шунда ук аны зур дөньяга ишек итеп, теге якка атлап чыкты. Ниндидер бер эчке дәрт, кызыксыну аңа йөгерергә куша иде. Курку турында уйламады да, борылып та карамыйча чапты гына. Кечкенә кызчыкның нәни аяклары җиргә тигәндерме, юктырмы, ул дөньяның киңлегеннән кинәнеп, аны иңләрдәй булып көлә-көлә алга йөгерде. Аның каравы мәктәптән кайтып килүче малайлар олылар арасында пышылдауга күчеп кенә сөйләнә торган «ахырзаман баласы»н урамда берүзен күреп, шаккатып карап калдылар. Малайлар арасында Камил дә бар иде. Ул уйлап-нитеп тормады, Нәфисә артыннан чапты. Кечкенә кызны куып тоту озак түгел, ике атлап бер сикерүгә янына килеп тә басты. Бәләкәй кыз Камилне күреп туктап калды, аның да чит кешене болай якыннан беренче тапкыр очратуы бит. Малайның
да бик күпләр кебек кызны беренче күрүе. Билгеле инде, ул да телсез калды. Нәфисә чыннан да сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык матур кыз иде. Соклануга тагын әллә нинди таныш түгел бер уңайсыз хис килеп кушылды. Малай эчтән куырылып килде, алай булса да үзе кызчыктан күзен ала алмады. Нәфисә Камилне баштанаяк күзәтеп чыкты да кулыннан җитәкләп алды, алга әйдәкләп тарта ук башлады. «Әйдә тизрәк, әйдә», – дип
ашыктыра иде ул. Малайның каршы дәшә алмыйча, сихерләнгән кеше кебек иярүдән башка чарасы калмады. Урамның теге башында мәктәп икәнен, озакламый аннан йә Илнур, йә Илсур чыгачагын бик яхшы белсә дә, Камил берни эшли алмый иде. Мәктәпкә килеп кергәндә, соңгы дәрестән чыгарга дип кыңгырау шалтыраган гына булган, күрәсең, коридор тулы кеше иде.
Нәфисә ачык ишектән эчкә үтте дә туктап калды. Аны күрүгә умарта күче кебек гөжләп торган мәктәп шым булды. Кызчык Камилнең барлыгын да онытып, әле бер кешегә, әле икенче кешегә талпынды. Кечерәкләр куркып олыраклар артына качты, олылары нәүмизләнеп бер-берсенә карашты. Ул арада Илнур белән Илсур килеп җитте, алар тиз генә сеңелләрен күтәреп алдылар да өйләренә йөгерделәр.
Бу хәл Каракүлне тагын бер дулкынландырып алды. Авыл янә икегә бүленде.
– Балалар куркып калганнар, хәл итегез, югыйсә зурга җибәрәбез!
Мөртәтләр! – дип янады ат биленнән төшмәс Зарифә. Аны яклаучылар: «Әйе, дөрес!» дип мөһер сугып тордылар. Бу сүзләрдән соң Фатыйма урамга бөтенләй чыгып йөрмәс булды, Мостафа балтасын кысыбрак тотты.
– Фәрештә кебек бала, уйныйсы килә инде аның, дәвалап карарга
кирәктер, берәр дәвасы бардыр, – диеште калганнар. «Гарип түгел, нидән дәваларга соң аны? Ул түгел, сез әпәләнәсез бит», – дип җавап бирде күз яшьләренә буылып Фатыйма.
– Авылдан кудыртам, сихерегез белән авызны яба алмассыз! – дип зәһәрләнде Зарифә. «Китсеннәр!» – дип утка утын өстәделәр аны хуплаучылар. Хәтта: «Иремне аздырасың!» – дип атна элек кенә Зарифә белән канга батып сугышкан Кәримә дә аңа иярде. Ул вакытта Зарифә ирле-хатынлы Тимергали белән Кәримәнең икесен бергә тотып кыйнады. Шул вакытта тегеләре «этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы» дигәндәй Зарифәгә каршы килмәскә кирәген яхшы аңлап калдылар.
– Тәүбә, диген, Фатыйманың да, Мостафаның да кешеләргә бер
начарлыгы да тигәне юк бит әле, ни сөйлисең? – дип яклады бүтәннәр.
Каракүлдәге һәрбер яңалыкны саескан урынына такылдап, очраган бер кеше белән пешеп җитмәгән ит кебек тәме беткәнче чәйнәргә өйрәнгән Миңнегали карт Нәфисә тугач, бу турыда бертөрле дә фикер белдермичә, тешсез авызында төрепкәсен генә әвәләп, дәшми генә йөргән иде. Авылдашларының шушы рәвешле бүленүен күреп, хафага төште. Кешене авылдан куу ике башлы таяк ул: куылучыларга да, куучыларга да тап төшерә. Үзләре китәбез, дигәндә дә, юл куймаска кирәк. Китеп, кая барсыннар? Бала – үзебезнеке! Шулай уйлады Миңнегали карт. Ике якны
да канәгатьләндерә торган сүз табарга кирәк иде, һәм ул тапты да:
– Чү, сүзгә килмәгез. Мин яугир кеше, мине әнә сугышта булганнар
яхшы аңлар. Без сугышта яхшымы, начармы дип уйлап тормый идек. Туган ил хакына, туган җир хакына да утка керә идек. Утка кер, дисәләр, утка кердек, суга төш, дисәләр, суга төштек. Ә сез монда туган җирне бүлешеп ятасыз. Бүленми ул. Һәркайсыбыз өчен дә тигез. Вәт. Мин әйттем, – диде. «Шулай, шулай», – дип баш селкеде сугыш ветераннары. Аның каравы Нәфисәгә Камилнең әнисе Энҗебикә сөенде. Кызчыкны җитәкләп йөгергән көннән соң, улын алыштырып куйган кебек булды. Моңа
кадәр: «Мәктәптә укымыйм, көтүче булам!» – дип йөргән малае, кинәт кенә бу уеннан кире кайтып, «Мин галим булачакмын, шулай кирәк», – диде дә, көне-төне китапларына ябышып ята башлады.
– Фатыймакаем, сезнең кызны күргәч, Камилем «биш»кә генә укый
башлады бит. Галим булам, ди, Нәфисәне терелтәм, ди. Энҗебикә сөенә. Фатыйма гына ни сөенергә, ни көенергә белми: Нәфисә бит дүрт саны төгәл, саф зиһенле, камил бала! Кешеләр бит аны күрүгә үзләре үзгәрә. «Барысы да яхшы, без бергә!» – ди ул Мостафасына утларны сүндереп йокларга яткач, күзгә йокы эленмәгәндә. «Китап сүзе сөйләмә миңа, күз күрер, йокла!» ди гадәттә ире.
Тыштан кыя кебек нык торса да, Мостафа бәләкәй кызының зур үсәчәген, аның дөньяга чыгасы, ишләре белән уйныйсы, гашыйк буласы, мәхәббәт утында янасы, кияүгә чыгасы, бәбиләр үстерәсе киләчәген яхшы аңлый иде. Бөтен кеше дә шулай яши: туа, үсә, гашыйк була, бәхетле булам дип тырыша-тырмаша, үзеннән соң эз калсын – нәсел дәвам итсен, дип, балалар үстерә, картая һәм үлә. Шул ук вакытта Нәфисәкәйне кирәгеннән артык гүзәллеге, өстәвенә кешеләрне гипнозлаган кебек телсез калдыру сәләте белән яшәргә өйрәтергә дә кирәк. Уйлана торгач, Мостафа бу вазгыятьне үзенчә, һәрхәлдә кулыннан килгәнчә хәл итте: ул бакча артларына Нәфисәгә дип тагын бер йорт салып бирергә булды. Бөтен гомерен шуңа багышласа багышлар, ләкин Нәфисәгә хан кызларыныкы кебек мәһабәт сарай төзер. Кем белә, тора-бара, бәлки, кызы гап-гади бер балага әйләнер, йә булмаса, галимнәр аны өйрәнеп, берәр дәвасын табарлар. Әнә бит, Энҗебикә малае ничек кызыксынып китте. Үзенең уллары Илнур белән Илсур да берсе Нәфисәне саклар өчен хәрби, икенчесе сеңлесенең үзенчәлеген ачыклар өчен галим-табиб булам, дип хыяллана. Икесе дә укуда алдырып киттеләр, гел яхшы билгеләренә генә укыйлар хәзер. Юк, ялгыз булмаячак аның кызы. Ялгыз булмаячак!.. Кем дә кем Нәфисәнең табышмагын чишсә, ул шуңа булачак.
Ә менә Камилгә чынлап торып гыйлем чире кагылды. Бер ел дигәндә, ул мәктәп китапханәсендәге китапларны укып чыкты. Икенче елны авылныкын. Ләкин ни хикмәт: ул китапларда Камилнең сорауларына җавап бирердәй белем юк иде. Тугызда укыганда, Камил төрле университетларга язды, ләкин алар Камилгә төрле мәсьәләләр чишеп кара, дип әсбаплар гына җибәрделәр, теорияләр белән таныша тор, мәктәптән соң укуыңны
дәвам иттерергә безгә килерсең, дигән җаваплар белән генә чикләнделәр. Шулай да Казанның медицина институтыннан бер профессор аңа гипноз серләрен өйрәнә торырга кушып хат язды. Конвертка гипноз турында берничә кулланма да салган иде.
Бу хатны алган көннән соң 14 яшьлек Камил яңа дөньяда яши башлады. Гипноз! Кулланмаларны йотып кына куйды үсмер һәм әнисе күзеннән ераккарак яшерергә булды. Мәктәпне медальгә тәмамларга торган улының, галимлекне ташлап, «шарлатаннар шөгыле»нә күчүенә мәңгегә дә разый булмаячак иде Энҗебикә. Шуңа да гипнозны тәмам үзләштергәнче, Камил әнисенә берни дә сиздермәскә булды. Сизмәсен өчен аның күзенә мөмкин кадәр сирәгрәк чалынырга кирәк иде. Камил үзенең лабораториясе итеп бакча артындагы юкәлек уртасында үсеп утырган йөзьяшәр имәнне сайлады. Буш вакыты булдымы, Камил шунда йөгерә. Озак итеп бер ноктага карап, йә булмаса озак итеп күзләрен йомып утыра. Гипнозларга өйрәнү өчен шулай кирәк, дип уйлый. Гипноз турында булган бөтен мәгълүматны тиз арада ятлап алганнан соң, аның тизрәк практикага күчәсе килә иде.
Беренче пациенты итеп ул әнисенең кадерләп кенә асраган җан иясен – йомшак йонлы, назлы, шул ук вакытта Камилгә карата кырыс холыклы Бохар мәчесен сайлады. Юкка түгел, мәче үзе еш кына теләсә кайсы бер почмактан аны гипозлагандай усал карашы белән күзәтә иде. Камил өйдә вакытта аның бу карашыннан тәмам туеп, мәчене өйдән сөреп чыгарыр дәрәҗәгә җитә, әнисе яратканга гына түзеп тора. «Әйдә, Бохар, кадерле җан, синең чират! Нәфисә хакына! Фән хакына!» диде ул, мәчене сизмәгәндә генә эләктереп алып. Әнисе кичке савымга дип, фермага киткән иде.
Бохар мәчесе йонын кабартырга өлгерми дә калды, Камил аны кочагына алып, йомшак итеп сыйпый башлады. Мәче шикләнсә дә, каршы килмәде. Шуннан яшь гипнозчы хайванны аркасына салып, тәпиләрен гәүдәсенә терәде. Тегесе күзләрен йомып, мырларга кереште. Алга таба Камил аның тәпиләрен әкрен генә бөтен буена тарткалады һәм... шул мизгелдә Бохар мәчесе мәрткә киткәндәй тынып калды. Бераздан Камил аны теләсә нинди кыяфәтләргә кертеп әвәләп карады, мәче балавыз кебек иде. Үсмер шатлыгыннан нишләргә белмәде, шунысы кызганыч, бүлешер кешесе юк. Дөресрәге, бу аның сере иде. Әле Бохар кунагын уятасы да бар. Анысын нинди техника белән эшләргә икәнен белми иде әле ул. Әнисе кайтканчы ничек тә мәчене үз хәленә кайтарырга кирәк, югыйсә, эләгәчәк! Энҗебикә – бер карашы белән генә дә тәрбияли белә торган хатын. Берьюлы әти дә, әни дә ул бердәнбер улы өчен.
Бәхет бер килсә, ишелеп төшә бит ул: уятасы да булмады, мичтә янган утынның шарт итеп шартлавы булды, мәче сикереп тә торды. Камил янында шатлыгын уртаклашырдай бердәнбер җан иясе булгангамы, әллә мәчене җиңә алуына сөенепме, аңа аштан тәмле калҗа алып бирде. Шуннан соң Бохар егет артыннан ияреп йөрер булды. Имән төбенә дә ияреп бара хәтта. Берсендә ул Камилгә тычкан тотып алып килеп бирде. Кыр тычканы тере,
алай гына да түгел, Бохар аны имгәтмәгән дә иде бугай. Алып килде дә Камилнең учына салды. Һәм карап тора башлады, карашы белән «Әйдә, тәҗрибәләреңне кабатла!» диюе булды, ахрысы. Тычканнан да балавыз ясады Камил. Һәм мәчегә бирде. Бохар аны алгы тәпие белән тегеләй әйләндерде, болай тәгәрәтте дә, «Молодец, булган бу!» дигәндәй хуплап, Камилгә карады. Озакламый алар тавык кетәклегенә керделәр. Берьюлы
әтәче белән биш тавыкны тезеп салды Камил. Бохар бәтиләр янына кереп китте. Камил аның артыннан. Ул арада фермадан кайтып, кетәклеккә йомырка карарга кергән Энҗебикә тезелешеп яткан тавыкларны күреп, чырыйлап кычкырып җибәрде. Шуны гына көткән кебек тавыклар да сикереп торды. Өстәвенә, әтәче йоклап торгач, таң дип белеп, бертуктаусыз кычкырырга тотынды. Шулай итеп, ул көнне бәтиләргә чират тими калды.
Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит. Ярминкә көн иде. Камил төрле хайваннар карарга дип иртән иртүк ярминкәгә чыкты. Үз ишләре шактый иде ярминкә мәйданында. Араларында Илнур да бар. Камил озакка сузып йөрүнең мәгънәсен күрми иде, шуңа да Илнурны читкәрәк чакырып алып, серен чиште.
– Кит аннан! Чынмы? – диде Илнур, шаккатып.
– Валлаһи, теләсә нинди хайванны гипнозлый алам.
– Кешеләрне дәме?
– Кемне? Синең белән беренче бүлешәм. Кайчак дәрестә тарих
укытучысы Мәхмүт абыйны йоклатыштырган бар. Әмма белеп булмый: ул болай да аяк өсте йоклап йөри торган кеше. Ышанычлырак кеше кирәк.
– Әйдә, күрсәт әле, болай гына ышана торган нәрсә түгел бу. Нишләп үземнең башка килмәгән? – дип, Илнур Камилдән хәзер үк гипнозлап күрсәтүен сорады. Аның көтеп торасы килми иде.
Камил белән Илнур рәт аралары буйлап китте. Күрше авылдан кызыл- җирән яулыклы, йомры битле мари апасы тере тавыклар сатарга алып килгән. Тавыклары да үзе кебек җирән-кызыл иде.
– Апа, тавыкларың әйбәтме? Карт түгелме? – дип сорады Камил чын хуҗалыкчыл ирләрчә кызыксыну белдереп.
– Әйбәт булмаган кая! Күкәйне коеп кына торалар. Ышанмасаң, тотып кара! – дип сүзгә саранланмыйча, татарчасын марича көйгә җырлап бирде кызыл яулыклы апа.
Үсмер егетләргә шул сүз генә кирәк иде, Камил җитез генә бер тавыкны алды да, сатучы апа икенче тавыгын алырга кәрҗиненә иелгән арада, гипнозлап салды.
– Нишләттең? – дип яшелле-кызыллы тавыш белән кычкырып җибәрде яшелле-кызыллы яулык бәйләгән йомры апа балавыз кебек сузылып төшкән тавыгын күреп. – Карагыз, тавыгымны харап итте, тотыгыз! – дип такмакларга тотынды шунда ук. Камил белән Илнурга тиз арада табан ялтыратырга кирәк иде. Алар икесе ике якка атылды. Мари апасы әтәч- тавыкларын онытып, ду килеп малайларны куа китте. Ул арада «үлгән» дигән тавыгы сикереп торды, кәрҗиндәгеләре дә иркен дөньядан чикләп торган япма юклыгын күреп, җиргә сикереп төштеләр дә нәкъ кешеләр кебек кайсы якка карап чабарга икәнен дә белмичә төрле якка чәчелделәр. Әтәч белән Миңнегали карт кына бу шаукымга иярмәде. Әтәч койма башына сикереп менде дә бертуктаусыз кычкырырга тотынды, Миңнегали карт исә кайда торган булса, шунда басып, берәр нәрсә күздән ычкынмасын тагын, дигәндәй ялт-йолт килеп, дикъкать белән күзәтә башлады. Ике
малай рәт араларыннан елгыр гына, берәүгә дә тоттырмыйча сикергәләп үттеләр дә кырыйдагы куаклыкка кереп чумдылар. Мари апасы Зоя болай гына тынычлана торганнардан түгел иде, шуңа да ул малайларны тота алмагач, Илнурның әнисе Фатыйманы танып, аны җиңеннән эләктереп алды да сөйрәп диярлек кәрҗиннәре янына алып китте. «Үлгән» тавыгын әни кешенең борын төбендә селкетә-селкетә, улын эт итеп сүгәргә теле кычытып тора иде. Чандыр, җыйнак гәүдәле Фатыйма тетя Зояның кулыннан бигрәк аның теленә эләгүдән курка иде: апакай аны да гадәтенчә оят сүзләрнең барысын берьюлы бер җөмләгә сыйдырып мыскылласа,ничекләр күтәрер? Кып-кызыл итеп буяган олы авызын ачкан җирдән ябарга да онытып туктап калды Зоя апакай. Хәтта Фатыйма да Зояның ныклы кулларыннан ычкынырга теләп, өстерәлеп барган җиреннән, киресенчә, аңа ныклап ябышты.
(Дәвамы бар)
Чыганак: Казан утлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев