Актаныш

Ватаным Татарстан: Чиялеккә юл кайдан?

Актаныш районының Чиялек авылы халкы, без бетәбез, дигәннәрдән түгел. Югыйсә монда кышын 10нан артык кеше генә яши. Үз күңелләрен күрә беләләр: 80нән узган Данил бабай гармун тартып сайлауга бара. Җиңү бәйрәмендә бергәләшеп ботка пешерәләр. Читтә йөргәндә дә Чиялек исләреннән чыкмый. Радик исемле якташлары Эльбрус тавына Чиялек – Актаныш – Татарстан дип язылган әләм күтәреп менгән хәтта. 

Кечкенә авылларның язмышлары бер төрле диярлек. Алар – өлкәннәр кулында. Чиялектә дә шулай. Авылның иң өлкән кешесе Сахирә әбигә – 97 яшь. Туксаннан узганнар тагын бар әле. Яшьләр юк, парлылар сирәк. Чиялектә йортлар саны 20дән артык. Кышын яртысы буш торса да, җәен башкаларының да йозаклары ачыла. Шәһәргә китүчеләр дә авылга сукмакны онытмый. Дөрес, кайчак буран юлларны бөтенләй күмеп китә. Ул чакларда авылга кайта, кайтсаң, китә алмыйсың. Менә шунысы яман. Ә чиялеклеләр бер-берсе белән күрешеп яшәргә өйрәнгән. Алар өчен бер кайтып хәл белешүдән дә кадерлерәк нәрсә юк. Каһәр, 8 март алдыннан чыккан буран юлларны томалап бетергән. Шуңа күрә кайберәүләр туган авылына кайта алмаган. Ә кайтканнар белән бергәләшеп, кышкы спартакиада үткәргәннәр. Авыл уртасына кызыл әләмнәр элгәннәр, баганага «финиш» дип язганнар. Тирләп-пешеп чаңгы шуганнар. Авыл читендә – чаңгы эзләре. Эзләр булу яхшы, димәк, тормыш бар. Ел саен булмаса да, Сабан туен да  уздыралар. Концерт карап, шашлык пешереп, ял итәләр. Шуңа күрә Чиялектә шау-шу бөтенләй тынмаган әле. Бала-чагасы булмаса да, кәефне күтәрүче, ямь өстәүче оптимистик кешеләре бар. Тирә-ягын чиялек каплаган авылда кып-кызыл чияләрне күз алдына китерегез әле. Авылга юкка гына шундый исем кушылмаган. Кешеләре дә шундый янып торган, җетеләр.

Энҗе апа белән Гали Ярмөхәммәтовлар 2013 елда Себердән күченеп кайтканнар. Гали абыйның туган авылы бу. Әти-әнисе нигезенә яңа йорт җиткезгәннәр. Шәһәрдә фатирлары булса да, китәселәре килми. Урман уртасындагы авылның саф һавасы гына  ни тора! Җәен бер чиләк җиләкне шунда ук тутырасың. Йортларга газ, су кергән.

– Клуб юк, дип аптырамыйбыз. Сайлауны да бик күңелле үткәрәбез. Өлкәннәр көнендә урамда табын корып, әби-бабайларны чакырабыз. Саҗидә апа Садыйкова моңа кадәр авылга җәен генә кайтса, быел кышны да безнең белән үткәрде. Шуның белән бергәләп авылны бетермәскә җан тартышабыз. Туган нигезләренә балалары, оныклары кайта. Чаңгыны да бергәләп шудык, бик күңелле булды, – ди Энҗе апа.

Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов әйтүенчә, бу авылда оптимистик кешеләр генә яши.

– Зур авылларда халыкны чараларга алып бара башласаң, качып бетәләр. Чиялектә алай түгел. Синең каршыңа үзләре гармун тотып, җырлап киләләр. Башка җирдә машина чакыртып та сайлауга алып барып булмый, без картайдык, диләр. Ә монда чәйгә кадәр дәшәләр. Җиңү бәйрәмендә кунакка кайтучы балаларга хәрби киемнәр кидертеп, һәйкәл янына барабыз. Патриотик тәрбия бит бу. Авыл халкы ботка пешерә. Һәйкәлне дә авыл халкы акчасына торгыздык. Башта бер авылга алып барып, аларга проектын күрсәттем. Барысы да хупладылар. Зират коймаларын да бергәләп тотканнар, – ди Марсель Әхмәтханов.

Авылда бүген клуб та, кибет тә, мәктәп тә юк. Мәктәп беткәч, өч чакрым ераклыктагы Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылына барып укыганнар. Балалар тумый башлагач, социаль объектлары да калмаган. Авыл кешеләре аның өчен аптырамый. Барыннан да бигрәк юл өчен борчылалар. Юл булса, авылга кайтып, торыр идем, диючеләр дә бар икән.

– 8 Март бәйрәменә кайта алмадым шул. Кайтып торма, буран, юл юк, диделәр. Туган нигездә апа яши. Әткәй – кибеттә, әнкәй гомер буе почтада эшләде, хәзер алар мәрхүм инде. Туган авыл барыбер сагындыра, – ди Теләче районында яшәүче Клара Мансурова. – Яз-көз авылга керү бик уңайсыз. Машинаны күрше авылда калдырып кайталар. Асфальт сорамыйбыз, таш түшәсәләр дә, бик риза. Юл ачылганда, автокибет ипиен, кирәк-ярагын китерә. Фельдшер айга бер тапкыр килеп китсә, яхшы булыр иде. Чиялек авылына керә торган күрсәткеч тә юк, анысын да куярга кирәк.

Марсель Әхмәтханов юл ачылмауның сәбәбен ике тәүлек котырган күз ачмаслык буранга бәйләп аңлатты. Хәзер юлны бар, минутында гына ачып булмый шул, диде.

– Бүген килсәгез, ялтырап тора, хет йомырка тәгәрәт. Юлларны һава торышына карап чистартабыз. Куркынычсызлык буенча да алар ачык булырга тиеш. Куәтле техника кирәк. Мин аны «Әнәк» агрофирмасыннан алып торам. Рәхмәткә түгел, әлбәттә. Элеккеге заманнар бетте. Авыл халкының үзара салым акчасы юлны ике тапкыр чистартырга гына җитә. Барлыгы 6 мең сум акча җыела. Шуны юлга, суга, яктыртырга тотарга кирәк. Юл артыннан өч ел йөрим инде. Февраль аенда башкарма комитет җитәкчесе белән дә сөйләштек. Кар эрегәч, үзем килеп карыйм, диде. Җәйгә таш җәяргә хыялланабыз, ничек булыр. Фельдшерны үз машинама утыртып алып барам. Һәр әби-бабай белән күрешеп, хәлен белешеп чыгабыз, – ди Марсель әфәнде.

Шәһәргә киткәннәргә авылның әременә кадәр тансык хәтта. Ә  морҗадан чыккан төтен исе ничек тәмле! Авыл урамында яткан ат тизәкләренә дә борын җыерып карамыйсың. Саланың һавасын, суын чагыштырырлык та түгел. Балаларына барып торган әби-бабайларның түземлеге озакка җитми. Авыл дип чәбәләнә башлыйлар. Чиялек картларының да беркая да китәсе килми. Тавык-чебеш асрап, ишегалдында кыштырдып йөри алсалар да, бик бәхетле алар. Балаларына да шарт куйганнар: «Йә мине алып китмисең, йә авылга үзегез кайтып торасыз!»

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: