WhatsApp социаль челтәргә әйләнә
Ничек итеп дисезме, иптәшләр? Аңарда карашлары туры килгән төркемнәрне берләштерүче функция барлыкка киләчәк.
Мессенджерны эшләүчеләр яңалыклар турында хәбәр итте. “Безнең яңа функция булдыру турында теләк барлыкка килде, - диләр алар. Ул функция төркемнәрне тематикасына карап бер зур оешмага берләштерергә ярдмә итә. Шуңа алар белән нәтиҗәле идарә итеп булачак”.
Шулай итеп, төркемнәрдә торучыларга төркемнәрдә барган фикер алышулар турында хәбәрләр килеп торачак. Шулай ук чатларны язып тутырмас өчен төркем әгъзаларының комментарияләренә үзләренең реакциясен белдереп тавыш бирә ала торган функция дә барлыкка киләчәк. Админ хаталы һәм ярамаган комментарияләрне алып ташлый ала. WhatsApp белән кулланучылар үзара 2 ГБка кадәр файллар белән алмаша ала. Төркемнәрдә 32 катнашучыга кадәр аудиошалтырату ясап булачак.
Чыганак: tatpressa.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев