Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәяүлеләргә карата рәхимсез булмасак иде

Хөрмәтле җиңел машина хуҗалары, урам чатларында туктап, сабырлык белән җәяүлеләрне үткәреп җибәрүегез өчен, без, җәяүлеләр, сезгә рәхмәтләр укып, куанып, юл аша чыгабыз. Монда юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәвегез чагылыш бирә. Әмма арагызда җәяүлеләр сукмагына вак-төяк мисалында караучылар да күренә. Кайбер урам чатларына яки мәйданнарга чыккан җәяүлеләр сукмаклары, кагыйдә буенча,...

Хөрмәтле җиңел машина хуҗалары, урам чатларында туктап, сабырлык белән җәяүлеләрне үткәреп җибәрүегез өчен, без, җәяүлеләр, сезгә рәхмәтләр укып, куанып, юл аша чыгабыз. Монда юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәвегез чагылыш бирә. Әмма арагызда җәяүлеләр сукмагына вак-төяк мисалында караучылар да күренә.
Кайбер урам чатларына яки мәйданнарга чыккан җәяүлеләр сукмаклары, кагыйдә буенча, сукмак киңлегендә ара калдырылырга тиеш булса да, еш кына томалап куела. Мондый күренешләр универсам, почта ягыннан үткән тыкрыкларда, Ленин урамының үзәк хастаханә яныннан һәм "Ак Барс" каршындагы мәйданга чыккан җәяүлеләр сукмагының тар гына ара калдырылуында яки бөтенләй томалап куелуында күзәтелә.
Шунысы да хак: югары тизлек белән җилдереп чабучы кайбер машина хуҗалары җәяүлеләрне тузанга күмеп, ә начар һава шартларында шакшылык белән коендырып китүдән дә тартынмыйлар. Шунысын да искә алыйк: урам юлларында күпчелек әби-бабайлар һәм укучы балалар йөриләр.
Җәяүлеләргә карата рәхимсез булмаска иде, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев