Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яллардан соң эшкә ничек чыгарга?

Бездә актив ял итүчеләр сирәк. Яңа ел яллары вакытында күпләр буш вакытын өйдә табын янында, караватта уздыра. Нәтиҗәдә, режим бозыла, кеше эшсезлектән күңел төшенкелегенә дә бирелергә мөмкин. Эшкә дә чыгасы килми башлый.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Озак яллардан соң эшкә чыгу җайлы булсын өчен белгечләр берничә киңәшне истә тотарга куша:

1. Эшкә чыккач башкарырга тиешле планнарыгызны ял вакытында аерым кәгазьгә язып куйсагыз яхшы. Бу максат, бурычларны төгәл планлаштырырга ярдәм итәчәк.

2. Эшкә салмак кереп китәргә тырышыгыз. Беренче көнне үк соңга калып эшләмәгез. Сүз уңаеннан, бу юлы эш атнасы пәнҗешәмбедән башлана. Ике көннән тагын яллар.Кыскасы, армый эшләргә тагын бер мөмкинлек.

3.Иртәгә эшкә дигән көнне төне буе утырмагыз, иртәрәк ятып йокларга, йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Эшкә чыгарга берничә көн алдан режимны җайга салсагыз тагын да файдалырак.

4. Белгечләр озак яллардан соң беренче эш көнендә серотонин бүлеп чыгара торган ризыклар: шоколад, зефир, диңгез ризыклары, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, эремчек, кефир ашарга киңәш итә.

5. Әгәр дә пассив ял иткәнсез икән, гадәттә гәүдә авырлыгы артырга мөмкин. Эшкә чыккан көнне үк ябыга башламагыз, беренче эш көнендә үк спорт залына бару, фитнес белән шөгыльләнү ныгымаган организмны какшатырга мөмкин. Һәрнәрсәдә чама хисен онытмагыз.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев