Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯШӘЕШ: Актанышның сәләтле балалары дәүләт инспекторы Марат Арсланов белән очрашты (+ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары өчен гадәти булмаган очрашу оештырылды.

 Янгын сүндерүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту максатыннан алар янына Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов килде. 

Марат Арсланов әлеге үтә җаваплы һәм куркыныч һөнәрне  сайлавына үкенми. Янгыннарда кеше гомерләрен саклап калган очраклары да бар аның. Инспектор сүзләренчә, әлеге һөнәрне яратмасаң, бу вазыйфада бер генә көн дә эшләп булмый. Марат Арсланов янгыннарны сүндерүгә караганда, аларны кисәтү күпкә отышлырак булуын үз практикасыннан күреп белә. 

Гимназиядәге очрашуда ул балаларга янгын сүндерү хезмәте хакында бәян итте, укучыларның янгын куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен ныгытты. 

Укучылар бигрәк тә Марат Арсланов алып килгән “Антрацит” комплектын бик кызыксынып өйрәнделәр. Ул янгын урынында килеп туган хәлне фото һәм аудио документлаштыру, янгын чыганагын ачыклау, янгыннан соң корылманың төзелеш конструкцияләренең торышын бәяләү, лабораториядә алга таба тикшерү өчен төрле матдә,  төрле дәлилләрне сайлап алу һәм төргәкләү максатында,  янгын урынында объектларны алдан тикшерү өчен кулланыла. Очрашуда катнашучыларга  янгын сүндерүчеләр куллана торган башка җиһазларны да кулланып карау мөмкинлеге тудырылды, алардан дөрес итеп файдалану күнекмәләре өйрәтелде. 

Әлеге очрашу янгын сүндерүче һөнәренең  чын ир-егетләрнеке икәнен аңлауга бер адым булды.  Бәлки гимназия укучылары арасында киләкчәктә бу һөнәрен сайлаучылар да булыр әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев