Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯШӘЕШ: Төзүчеләр төзиләр, ару-талу белмиләр

Ә бит районда алар кулы тимәгән бер генә обьект та юк.

Руслан Гарипов белән сөйләшкәннән соң без төзелеш обьектларында булып, эш барышы белән таныштык, төзүчеләр белән аралашып, хәлләрен белеп кайттык. 

100 дән артык кеше хезмәт куючы “Газстрой сервис” оешмасы бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенә “Медицина учреждениеләренә капиталь ремонт” программасы нигезендә  төзекләндерү  эшләре башкара. Аңа быелның гыйнвар аенда керешкән булганнар. Иң элек, хатын-кызлар консультациясе өлешен эшләгәннәр. Хәзер анда яңа җиһазлар урнаштырасы, программалаштыру эшләрен генә башкарасы калган. Тиздән шушы яңа, матур, төзек бүлмәләрдә эшли башларбыз, дип сөенә табиблар. 
- Әлеге бина 1990 елда төзелә башлап, 2000 елда гына кулланышка тапшырылды. Шуннан бирле 28 ел бернинди ремонт күрмәде. Егетләр тырышлыгы белән ул шушындый матур хәлгә килде. Төзүчеләргә сүз әйтә торган түгел. Заманча төзелеш материаллары белән, таләпләргә туры китереп, проект нигезендә эшләделәр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Сәламәт булып, исән-сау эшләсеннәр, -ди табиб Әхтәм Фәхертдинов.

Поликлиниканың беренче  өлешендә бүгенге көндә тулы куәтенә эш кайный. Бер бригада җылылык системасын, икенчесе ут системасын алыштыра. Өченче бригада сылау-буяу эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы, тырыш кырмыскалардай һәрберсе үзенә йөкләнгән вазифаны кеше кушканны көтмичә үтәп баралар. 
- Әлеге оешмада җиде ел штукатур-маляр булып хезмәт куям. Эшкә теләп киләбез, яратып башкарабыз. Бернинди авырлыгын да күрмим. Төзүче дигәндә генә җиңел. Аның артында күпме җаваплылык ята. Эшеңне сыйфатлы итеп башкармасаң, обьектның да сыйфаты югала дигән сүз. Шуның өчен бар көчебезне, күңел җылыбызны биреп эшләргә тырышабыз. Коллективыбыз дус, тату. Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сәламәтлек телим. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын,  - ди Гөлназ Хәбирова. 

Биредәге эшләре төгәлләнгәч, алар поликлиниканың икенче өлешенә керешәчәкләр. Анда да ишек-тәрәзәләр яңартылачак, стеналар матурланачак. Вентиляция җайланмалары урнаштырылачак. Барысы 50 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак, диделәр.

Иң мөһиме, биредә эшләүче медицина хезмәткәрләренә генә түгел, ә дәваланырга килүчеләргә дә уңайлыклар тудырылачак. 

                                                                  ***
Әлеге оешманың бер төркем төзүчеләре Такталачык авылында күп функцияле җәмәгать үзге төзү белән мәшгуль. Мәгълүм булганча, әлеге җирлектә клуб хәрәбә хәлендә иде. Нинди генә җыелыш булса да, алар иң элек яңа клуб төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Узган елның октябрь аенда иске клубны сүтеп, аның урынына шушы җәмәгать үзәгенә нигез ташы салынгач та, башта ышанмый йөрделәр. Аңа проектны “Татинвестграждан проект” оешмасы эшләгән. Баш дәүләт инвестиөион төзелеш идарәсе заказчы булып тора. 

“Газстройсервис” оешмасы төзүчеләре көче белән биредә күз ачып йомганчы стеналары күтәрелде, түбәсе ябылды. Заманча төзү материаллары сайланып, эчке өлеше эшләнде. Стеналары штукатурланды, идән-түшәмнәр ясалды. Җәмәгать үзәген төзү 14 миллион сумга басты, ди белгечләре. 

Биредәге төзүчеләрне исә универсаллар дисәк тә, ялгыш булмас. Мин балта остасы, мин плитә ябыштыручы дип тормый алар. Нинди эш бар, һәммәсен җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Моны үзләре дә яшерми. 

- Оешмада 8нче елымны эшлим. Быел шушы җәмәгатҗ үзәген төзүдә катнашам. Хәзер плитә җәябез. Башта түшәмне ясадык, сәхнә эшләдек. Җитәкчебез нәрсә эшләргә куша, барысын да эшлибез, - ди Эльвир Федоров.- Төзүче хезмәте җиңел булмаса да, нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхштлек бирә. Барлык төзүчеләрне бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сәла мтлек, яңа хезмәт уңышлары телим. 

Хавил Хафизов та балта остасы булса да, кулыннан килмәгән эше юк. Отделка эшләрен дә башкара, плитәләр дә ябыштыра, ишек, тәрәзәләр дә куя.
- Махсус төзүче һөнәренә укыдым. Төзелештә эшли башлавыма да шактый еллар инде. Шунысы куандыра: төзелеш материалларының сыйфаты елдан-ел арта. Алар белән эшләве дә җиңел, -ди оста.  

Җәмәгать үзәге  үз эченә мәдәният йортын, авыл җирлеге Советын һәм китапханәне сыендырачак. 200 урынга исәпләнгән тамаша залы да буш тормас дип ышанасы килә. Биредә нигездә төзелеш эшләре тәмамланган инде. Бары тик төзекләндерү, матурлау эшләре генә калган. Анысы Такталачык авыл җирлеге откан грант хисабына башкарылачак, диделәр. Димәк тиздән биредә өй туе уздырылачак. 

***
Пучы авылы халкы да шундый куанычлы уйлар белән гомер итә бу көннәрдә. Чөнки тиздән биредә өр-яңа балалар бакчасы кулланышка тапшырылачак. Әле кайчан гына ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев якташларының үтенечен искә алып, балалар бакчасы төзетергә кирәк дигән иде. Инде менә иске балалар бакчасы каршына маһәбәт, әкияти бина калкып чыкты. 
- Балалар бакчасын төзү эшенә узган елның октябрь аенда керешкән идек. Кыш көне дә туктап тормадык. Тулы көченә эшләдек. Хәзер таләпләр катгый. Проект нигезендә сыйфатлы итеп, яхшы материаллардан төзедек. Бирегә баллаар йөриячәк, шуның өчен материалларның сәламәтлеккә зыян китерми торганнары сайланды. Аллага шөкер, төп эшләр төгәлләнде диярогә була. Хәзер ишекләр кую, плитә ябыштыру, сылау-буяу эшләре генә калып бара, - дип фикерләре белән уртаклашты оешманың прорабы Марат Галләмов. 
Әлеге бакчаның төзелүен дүрт күз белән көткән балалар бакчасы хезмәткәрләре дә биредә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итә. Алар җыештыру, юыштыру эшләрен башкара. 
-Бер атна инде тәрәзәләр юарга, җыештырышырга керәбез. Бик сөенеп йөрибез. Төзүчеләр бик матур итеп эшләгәннәр. Аларга рәхмәт. Шушындый биналар төзелгәч, авылыбыз да ямьләнә, матурлана. Балаларыбыз бирегә сөенеп йөрерләр, дип ышанабыз, - ди балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Гөлнара Шагалиева. 

ПМК оешмасы төзүчеләренең бер өлеше Актаныштагы “Әтәчкәй” балалар бакчасын төзекләндерүдә эшли. 

***
Пучы авыл җирлеге бу арада гел төзелешләрдән генә тора кебек. Биредә авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча “СУГАЗ” оешмасы урам араларына суүткәргеч торбалар суза башлаган. 

Эксковатор тракторы ярдәмендә махсус тирәнлектәге канаулар казып, шунда торбаларны урнаштырачаклар. Оешмада политилиенны эретеп-ябыштыручы булып эшләүче Алмаз Абзаевтан хезмәтләре хакында сораштык.
- Ике атна тирәсе элек эшли башладык. Бер километр 800 метр озынлыкта политилиен торбалар кайтты. Шуларны хәзер ялгап, канауларга төшерәбез. Эшләве артык кыен түгел, -ди ул. 
***
“Стройком” оешмасы егетләре Әнәк авылы янындагы каскад буасын төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Алар янында да булып, хәлләрен белдек. Кайчандыр аяк белән генә атлап чыгып була торган буа төзүчеләр тырышлыгы белән шактый гына үзгәреш кичергән. Текә ярлары сөзәкләндереп эшләнгән. Буа үзе тирәнәйтелгән. Суы да арткан. 
-Эшкә күптән түгел генә тотынсак та, хәрәкәт тиз бара. Ярны ныгыттык, чүптән арындырдык, торбаларын алыштырдык.  Бригадада тракторчылар, экскаваторчылар бар, - ди оешмада 36 ел хезмәт куючы, вахта шоферы Фәнис Галиев. 

- Бу бик матур, ял итү урыннары булган буа булыр, дип күз алдына китерәбез. Эррозиягә каршы эш алып барабыз. Татмилиорациягә кагылышлы 7 миллионлык эш башкарылачак. Буага балык та җибәреләчәк. Сәхнәсе дә булачак. Кеше мәдәният йортына бармаса да, күл буена килми калмый. Әнәклеләргә киләчәктә биредә матур ял итүләрен һәм табигатҗне чүпрләмичә саклауларын телим, - ди оешманың җитәкче ярдәмчесе равил абый Фәттахов. Әнәклеләр әлеге теләкләрне ишетерләр дип, ышаныйк. 
                                      ***
“Стройком” оешмасы көче белән Актаныш кадет интернат-мәктәбенә дә капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәктәп бинасы 1980 елда салынган һәм шуннан соң аңа бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән булган.
- Бинаның түбәсеннән су үтә, шунлыктан түшәмнәре каралып беткән иде, Су, җылылык торбалары да нык тузган иде, -ди оешманың баш инженеры Илһам Вәлиулов. 

“Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт” программсы нигезендә ел башында биредә төзекләндерү эшләре башкарыла. Алты бригада армый-талмый хезимәт куя. Алар көче белән түбәләр алыштырыла, фасады эшләнә. Су һәм җылылык системасы яңартыла. Косметик ремонт эшләре башкарыла. 
- Мәгариф учреждениесе булгач, һәм биредә балалр яшәгәч экологик яктан чиста материаллар файдаланылды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә сакланды, -ди Илһам. 

Эшләрне сентябрь башына төгәлләргә җыеналар. Моны кадет инте6рнат-мәктәбендә хезмәт куючылар да зур түземсезлек белән көтә. Шуңа үзләре дә төзүчеләргә авырсынмыйча булышалар. 
- Шатлыклы хисләр кичерәбез. Төзүчеләрнең эшләреннән канәгатьбез. Көн-төн эшлиләр. Үзебез дә кулыбыздан килгән кадән аларга булышырга тырышабыз, -ди мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Дания Шәйхуллина. 

Болар-алтын куллы төзүчеләребез эшләгән эшләрнең бер өлеше генә. Ә бит районда алар кулы тимәгән бер генә обьект та юк. Әлеге уңганнарыбызны һөнәри бәйрәинәре белән ихластан котлыйбыз. Игелекле хезмәтегезнең нәитәләрен дә күреп, халык рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын, сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев