Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ:Яшьнәп яшәр өчен туган зат

Туган як имәннәредәй нык ихтыяр көченә ия, иң күркәм сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, һәр кылган гамәле белән гомер юлларын бизәп, эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып яшәүче ул.

“Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, Россия Федерациясенең “Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге өлеше өчен” медаленә, ТАССРның атказанган агрономы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә ия, бүгенге көндә “Ташкын” ҖЧҖ директоры Рәүхәт Салихҗан  улы Салихҗановка 4 октябрьдә 70 яшь тулды.


Хөрмәтле Рәүхәт Салихҗан улы!
Сезне юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйбыз. Бәхетне Сез  туып-үскән, кендек каны тамган туган нигездә, туган авылыбызда тапкансыз. Хезмәт юлын шунда башлап, 35 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшлисез. Шушы вакыт эчендә коллективның гына түгел, авыл халкының да тирән ихтирамын казандыгыз. Сез – зур хөрмәткә лаек шәхес. Сез – тирән белемле, бай тәҗрибәле, тынгысыз, киң күңелле, максатчан һәм таләпчән җитәкче. Башкарган хезмәтегездән тәм табып эшлисез, олыны – олы, кечене кече итә беләсез. Кем генә, кайчан гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, булдыра алганча ярдәм итеп, төпле киңәшләрегезне биреп озатасыз. Шушы хуҗалыкта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез дә һәрвакыт Сезнең игътибарны һәм ихтирамны тоеп яшиләр. Алар да Сезне бәйрәмегез белән котлый, бик зур рәхмәтләрен җиткерә.


Хөрмәтле юбилярыбыз! Киләчәктә дә җаваплы да, авыр да, мактаулы да, тынгысыз да булган эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, ныклы рух һәм сүнмәс яшәү дәрте телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә, аларның ихтирамын, игътибарын тоеп, аларга терәк булып, муллыкта яшәргә язсын Сезгә!


Сыгылмыйча язмыш җилләренә,
Яшьнәп яшәр өчен тугансыз.
Кыю адым белән сынатмыйча,
Гомер юлларын Сез узасыз.


Барысын да биргән Сезгә Ходай:
Рухи ныклык, бетмәс сабырлык.
Дәрт һәм дәрман һәр башланган эштә,
Яшәү көче сүнми янарлык.


Сезгә бәхет теләп таңнар атсын,
Сулар аксын, җилләр иссеннәр.
Алгы көннәрегез тынычлыкта,
Бәхет-шатлык белән үтсеннәр.

Районыбызның мактаулы гражданы, авыл хуҗалыгы тармагы аксакалы Рәүхәт аганы олы бәйрәме белән без – Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы да котлыйбыз. Намуслы тырыш хезмәтегез, ирешкән уңышлар, яулаган җиңүләрегез белән сез районыбыз тарихына тирән эз салдыгыз. Тупланган хезмәт тәҗрибәгез яшьләргә үрнәк, маяк. Гомер көзләрегездә дә һәр туган таңга сөенеп яшәргә, яшьләрчә җитезлек, дәрманыгызны җуймыйча, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы белән тагын бик күп елларны каршы алырга язсын сезгә. Бәйрәмегез мөбарәк булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев