Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УК: Аскы Актанышта балалар өчен уен мәйданчыгы булырмы?

“Аскы Актаныш балалары да төзек, матур мәйданчыкта уйнап, рәхәт күрергә тиештер бит инде!”, - дип мөрәҗәгать итте район сулышы белән яшәгән Юлия апа.

Мәгълүм буганча, 2018 елның 9 сентябрендә - бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. Шул уңайдан кичә Актанышның “Яшьлек” МҮдә алдан сайлауларда сайлаучылар белән очрашу үтте. 

 

Очрашу кысаларында залда утыручы халык  кандидатларга үзләрен борчыган сорауларны да юллады.

 

Юлия Әхмәтова Аскы Актанышта яшәүчеләрнең гозерләрен Энгель Нәвап улына җиткерде. Аларны борчыган мәсьәлә: Аскы Актанышта балаларга уйнар өчен мәйданчык булмау. Уен  мәйданчыгын узган елны ук кую планлаштырылган булса да, төрле сәбәпләр аркасында ул кичектерелеп килгән.

 

“Аскы Актаныш балалары да төзек, матур мәйданчыкта уйнап, рәхәт күрергә тиештер бит инде!”, - дип мөрәҗәгать итте район сулышы белән яшәгән Юлия апа.

 

Җитәкчелекнең җавабын сезгә дә җиткерәбез, хөрмәтле сайтны укучылар. Уен мәйданчыгы һичшиксез  булачак! Инде шушы көннәрдә үк балалар мәйданчыгы нәниләрне сөендерәчәк!

 

рәсем иллюстрация рәвешендә бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев