Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАР ХАТАЛАРНЫ КИЧЕРМИ: Актаныш районы юлларында 5 кеше һәлак булган

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.

Быел ул 18 ноябрьгә туры килә. 
 

2018 елның 10 аенда Актаныш районы территориясендә 270 юл очрагы теркәлеп, аларда 5 кеше һәлак булган, 31е төрле тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль йөртүчеләр гаебе белән 25 юл һәлакәте булып, 4 кеше бакыйлыкка күчкән; җәяүлеләр гаебе белән 2 очрак булып, 1 кеше үлгән; исерек шоферлар аркасында 3 кеше сәламәтлегенә зыян килгән. Иң аянычы - балалар катнашындагы һәлакәтләр кимеми – бу юлы да 4 бала хастаханәгә озатылган. 


Аварияләр күбрәк дүшәмбе һәм җомга көннәрендә була икән. Һәлакәтнең иң еш теркәлгән урыны – машина ташкыны туктап тормаган М-7 федераль трассасы – анда быел барысы 64 очрак булып, 4кешенең гомере өзелгән, 11е төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан, 14 ноябрь көнне гуманитар гимназиянең “ЯХИчеләр” отряды ЮХИДИ инспекторлары һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Актаныштагы җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән берлектә урамда очраган укучыларга һәм автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләре буклетлары тараттылар. 


Юл йөрү кагыйдәләрен сабыйлар күңеленә балалар бакчасыннан сеңдерә башлыйлар. Җәяү яки велосипедта йөрү, пассажир буларак машинда җилдерү кагыйдәләрен тәрбияче-укытучылар дәресләрдә аңлата. “Безнең өйрәтү белән генә булмый, әти-әниләр үз үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Өлкән кеше баласын җитәкләп я култык астына кыстырып, каршы якка машиналар ташкынын ера-ера, йөгерә-атлый бер мәртәбә генә чыкса да, безнең тырышылык бушка киткән дигән сүз. Бала - әти-әнисе эшләгәнне үзенә сеңдереп кенә барып, шулай тиеш дип кабул итә”, - диләр тәрбияче-педагоглар. Юллар ваемсызлыкны гафу итми, бер ялгыш адым гомерлек югалтуга дучар итәргә мөмкин. Шуны истә тотыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев