16 ноябрь 2018 яңалыклары
-
ТЕАТР КҮГЕН БАЛКЫТКАН УСЫ КЫЗЫ: Әлмәт шәһәрендә якташыбыз, театр йолдызы Роза Салихова-Сафинаның юбилей кичәсе үтте
Якташыбызның Әлмәт шәһәрендә үткән юбилей кичәсендә Актаныш районы вәкилләре дә көтеп алынган, дәрәҗәле кунак иде.
-
ЫШАНАСЫ ДА КИЛМИ: Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды
Бүген Казанда Татарстанның беренче президентының хәләл җефетен, Мәрҗани мәчетендә җеназа намазын укып, соңгы юлга озаталар.
-
ЮГАЛТУ: Бүген татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева белән хушлаша...
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым озак вакытка сузылган авырудан соң бүген вафат булды.
-
Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк
Татарстан авылларында үзара салым акчасына юллар ремонтланды, парклар тәртипкә китерелде, диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.
-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым вафат...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.
-
БЕЗ СОРАДЫК – СЕЗ ҖАВАП БИРДЕГЕЗ: Берәүләр өши, икенчеләр пешә, ә урамда кыш җитә...
Без “Көннәр суытты. Йортларыгызда җылылык җитәрлекме?” дигән сораштыру үткәрдек.
-
ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Марат Солтанов: “Иң зур хыялым – чын кеше булу“
Спорт белән кызыксынучы актанышлылар өчен Марат Солтанов исеме яхшы таныш – кечкенәдән үк әтисе, өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Булат Солтанов кул астында сәгатьләр буе шөгыльләнеп, бик яшьли үз сукмагын салган егет ул.
-
БАШ МӨХӘРРИР СҮЗЕ: Син бармасаң – кем бара?
18 ноябрь көнне Татарстанда һәм шул исәптән Актаныш районында 2019 ел өчен үзара салым буенча референдумнар узачак.
-
ҖИРЛЕКЛӘР ХИСАП ТОТА: Усы авыл җирлегендә үзарасалым акчасына ниләр башкарылган? (ФОТОФАКТЛАР)
Усы авыл җирлегендә 18 яше тулган һәр кешедән 2018 елда 500 (биш йөз) сум күләмендә 158500 сум максатчан җыем жыелды.
-
ЮЛЛАР ХАТАЛАРНЫ КИЧЕРМИ: Актаныш районы юлларында 5 кеше һәлак булган
БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.