Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән автомобиль һәм мотоцикллар китәчәк
Иртәгә, 12 гыйнвар көнне Актаныштан махсус хәрби операция зонасына уналтынчы гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы юлга кузгала. Яу кырындагы егетләребез соравы буенча бу гуманитар йөк белән райондашларыбыз техникалар- автомобиль һәм мотоцикллар да алып бара.
Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгенә килеп керүгә районыбызда игелекле, мәрхәмәтле кешеләрнең күплегенә тагын бер тапкыр инанасың.
Фойеда «Без бергә!» фонды тарафыннан җыелган хәйри акчаларына махсус хәрби операциядәге Актаныш районы егетләренең дип исемләнгән Яңа ел күчтәнәч- тартмалары тезелгән.
Фонд штабы бүлмәсе исә үзе бер складны хәтерләтә. Ут эчендәге солдатларга дип аерым кешеләр, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, оешмалар көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, кием-салым алып килгәннәр.
Кайчан карама волонтерларыбыз Фирдания Нуруллина, Лилия Гыйкрамина, Гөлназ Гарифуллина, Руслан Ханов гуманитар ярдәмнәрне тартмаларга тутыру, яхшылап урнаштыру, барлау, санау эшләре белән мәшгуль. Русланыбыз әле алыштыргысыз гуманитар ярдәмне озатучы да, бу юлы да ул чираттагы хәерле сәфәргә әзерләнә.
Иртәгә 12 гыйнвар көнне Актаныштан махсус хәрби операция зонасына уналтынчы тапкыр юлга кузгалачак гуманитар ярдәмнең күпчелек өлешен транспорт һәм техник чаралар алып тора. 3 мотоцикл, 1 УАЗ машинасы, җылыту пушкалары, генераторлар, рацияләр барысы егетләребезгә ярдәм, туган як җылысы, җиңүгә көч һәм куәт өстәсен.
1 мотоциклны Яңа Әлем авылыннан Хәлил Хуҗин бүләк итте, икенчесен «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов белән район хөкемдар Хәмит Янгиров бергәләп сатып алып бирделәр. Чечня сугышы ветераннары һәрвакыт ярдәм итеп торалар, бу юлы алар егетләргә шулай ук мотоцикл җибәрәләр.
УАЗ автомобилен халыктан җыелган акчага сатып алдык, машинаны Илнур Локманов ремонтлап, йөрерлек хәлгә китереп төзекләндерде. Иганәчеләр шушы техникаларга запас частьлар, тәгәрмәчләр алып килеп бирделәр. Егетләребез рацияләр сораган иде, аларны да сатып алып әзерләп куйдык. Менә бу техник чараларны табу, солдатларга кирәклесен сатып алуны Лилия Гыйкрамина оештыра , - ди волонтер Фирдания Нуруллина.
Волонтерларыбыз ут эчендәге егетләр белән ныклы элемтәдә, аларның һәр шатлыгын, һәр борчуын үзләренеке кебек кабул итәләр, кулларыннан килгәнен, хәтта килмәгәнен дә эшләргә, булышырга тырышалар. Әле бу юлы алгы сызыкка керүче егетләргә атап ит киптергәннәр. «Бер генә кабып куйсалар да, тамаклары ачылганы басылыр, көч бирер», ди Фирдания апа. Итне Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов зур күләмдә биргән. Аны Пучыдагы волонтер Рулия Бәдертдинова алып килгән. Итне бозылмаслык итеп каклаганнар. Егетләрнең соравы буенча күп күләмдә сулар әзерләнгән.
Җылы киемнәр, термо һәм эчке киемнәр, носкиларга ихтыяҗ зур. Соңгы вакытта төзелеш материалларын сорыйлар. Алары мунча төзергә, башка корылмалар ясар өчен кирәк. Болары инде алдагы, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне алдыннан барачак гуманитар ярдәмгә хәстәрләнәчәк.
Минзәлә волонтерлары белән тыгыз элемтә тота Актаныш кызлары. Безнекеләр алып барган ярма, яшелчәләрдән күрше район волонтерлары коры ашлар ясыйлар, чәй үләннәрен ваклап төргәкләп куялар.
Иске Кормаш авылы волонтеры Рәмзия Латыйпова үз куллары белән бөтен солдатыбызга җитәрлек итеп яраларны төзәтә торган мазьлар ясаган. Бүген дә «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре ябылып тормады, кемдер акча, икенчеләр чәкчәк, өченчеләр яңа гына кибеттән сатып алып эш кораллары-пычкылар китерә. Кыскасы райондашларыбызның берсе дә илебездәге вәгзыятькә битараф түгел, һәркем кулыннан килгәнчә якташларыбызга ярдәм итәргә, Җиңү таңын тизрәк якынайтырга үзенең хәләл көчен кертә.
Хөрмәтле райондашлар! «Без бергә» волонтерлары вакыты булган ир-егетләрне иртәгә, 12 гыйнварда 8:00- 9:00 сәгатьләрдә шушы бар халык белән әзерләгән гуманитар ярдәм тартмаларын йөк машинасына төяшергә чакыра.
Күмәк көч тау күчерергә сәләтле, игелекле эшкә тагын бер кат күтәрелеп алыйк әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев