Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Актаныш егете махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Жуков медале белән бүләкләнде

Якташыбыз, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән Харисов Радмир Айрат улы Жуков медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Актаныш егетенә бирү турындагы карарны 2024 елның 8 июлендә Россия Федерациясе президенты В. В. Путин үзе имзалаган.

Якташыбыз, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән Харисов Радмир Айрат улы Жуков медале белән  бүләкләнде. Әлеге бүләкне Актаныш егетенә бирү турындагы карарны 2024 елның 8 июлендә Россия Федерациясе президенты В.  В. Путин үзе имзалаган. 

Радмир Харисов 2022 елның 29 сентябрендә беренче мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. Ут эчендә илебез мәнфәгатьләрен яклавына да быел ике ел тула. Шушы чорда Радмир Айрат улы үзен Ватаныбыз өчен җанын фида кыла торган батыр шәхес итеп танытты.

Ватанны һәм Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм  хәрби хезмәт, хәрби дежурлык һәм өйрәнүләрдә, маневрларда катнашканда аерым шәхси казанышлары, хәрби әзерлектәге бик яхшы күрсәткечләре өчен Радмир Харисов дәүләт бүләгенә лаек булды, якташыбызга Жуков медале тапшырылды.

Бу олы бүләк - якташыбызның хәрби хезмәттәге шәхси казанышларын тану гына түгел, ә безнең барлык сугышчыларыбызның батырлык символы да. Радмир Харисов, без Синең батырлыгың белән горурланабыз! Сиңа уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев