Рубрики Радио рубрикасы буенча яңалыклар
-
27 июль 2022 - 09:32БЕЗНЕҢ АНОНС:Радиода август аенда башкарылачак эшләрБүген, безнең көндезге радиоэфирда "Бакчачы почмагы"ның чираттагы чыгарылышгы көтелә. Әлеге сәхифә һәр чәршәмбе чыга. Эфир 103, 1 fm ешлыгында барачак, 13:00 сәгатьтә башланачак. Бүгенгесендә - август аендагы бакча эшләре хакында сөйләшербез.
-
1 июнь 2022 - 09:08АКТАНЫШ FM: "Бакчачы почмагы"ның махсус кунагы, районыбызның һәвәскәр бакчачысы - Дания ханым СәетзадинаУл бу юнәлештә файдалы киңәшләр бирүен дәвам итә!
-
11 май 2022 - 14:21РАДИОНЫҢ КИЧКЕ ЭФИРЫНДА:"Иминлек сагында" Форпост хакында!Актаныш районындагы Форпост җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова яшьләр белән агымдагы елга билгеләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар, яшь буынның иминлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән профилактик әңгәмәләр турында безнең кичке эфирда сөйлиячәк.
-
11 май 2022 - 11:06РАДИОБЫЗДА:Үсентеләрне ачык грунтка күчерү буенча киңәшләрЯңгыр тәмамлану белән бакчачылык сезонында өр-яңа эшләр башланырга тора. Үсентеләрне ачык грунтка күчерәбез. "Болгар" радиосындагы "Актаныш - FM"ның көндезге тапшыруында, гадәттәгечә "Бакчачы почмагы" сәхифәсенең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы, актуаль киңәшләрен бирә.
-
7 май 2022 - 06:08"Болгар" радиосында Актаныш тапшырулары! Хәерле көн, Актаныш! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”7 май - Радио көне билгеләнә. Безнең "Актаныш-информ" мәгълүмат һәм мөхәррият үзәгенең "Актаныш FM" радиотапшырулар бүлеге хезмәткәрләре "Радио - минем язмышым, йөрәк һәм күңел балкышым!" диләр. Алар үз эшләренең профессионаллары. Актаныш районында радио узган гасырның ерак, чуарлы 30нчы елларында үз эшчәнлеген башлый. Күпме еллар үтсә, күпме сулар акса да радио үзенең популярлыгын, халык мәхәббәтен югалтмый.
-
4 май 2022 - 10:37Гербицидларны бакчада дөрес куллана беләсезме?Әйе, беләм дияргә ашыкмагыз! Чөнки бу тематикага багышланган "Бакчачы почмагы", "Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында яңгырыйчак! Мөхәрриятебезнең якын дусты, студиябезнең даими кунагы, һәвәскәр бакчачы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы киңәшләрен бирүен дәвам итә.
-
27 апрель 2022 - 11:53ДУЛКЫННАРЫБЫЗДА:Алмагачны ничек утыртырга?Бүген, "Болгар" радиосындагы Актанышның көндезге радиотапшыруында "Бакчачы почмагы" сәхифәсендә әнә шул хакта сүз алып барылачак. Районыбызның һәвәскәр бакчачысы Дания ханым Сәетзадина тәҗрибә уртаклашачак.
-
25 апрель 2022 - 09:56КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм уңышларыгыз белән, коллегабыз!“Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесенең “Актаныш-FM” радиотапшырулары буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова – ел саен республика күләмендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелә торган энергия эффектлылыгы һәм энергиягә сак караш конкурсының “Энергоэффективность и энергосбережение” номинациясендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Дипломга лаек булды.
-
21 апрель 2022 - 11:14РАДИОБЫЗ ДУЛКЫННАРЫНДА:Камил хәзрәт Сәмигуллинның Актаныштагы вәгазе22 апрель көнне "Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында - районның үзәк «Җәмигъ” мәчетендә–Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның җитәкчеләр өчен яңгыраган вәгазен тәкъдим итәбез.
-
20 апрель 2022 - 12:26РАДИОДУЛКЫННАРЫБЫЗДА:Апрель аена бакчачылык киңәшләре"Болгар" радиосындагы Актаныш тапшыруларының көндезге чыгарылышында - районыбызның танылган, һәвәскәр бакчачысы Дания ханым Сәетзадина - бакчачыларга киңәшләрен бирә.
-
18 апрель 2022 - 16:40РАДИОТАПШЫРУЛАРЫБЫЗДА:"7 утрау арасында" фильмы режиссёры белән әңгәмә19 апрель көнне, көндезге дулкыннарда тыңлый алачаксыз.
-
11 апрель 2022 - 09:59РАДИОБЫЗ ДУЛКЫННАРЫНДА:Ватанга тугры калган әдип истәлегенә11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне. Бүген "Актаныш радиосы" дулкыннарында, кичке чыгарылышта бөек каһарман-шагыйрь, әдип, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган тапшыру яңгыраячак.
-
27 сентябрь 2021 - 20:08"Болгар" радиосының Актаныш тапшыруы: Милли музыкабызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, проблемаларыАктаныш тапшыруының "Шәхесләр" сәхифәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хәзерге вакытта Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында хормейстер булып эшләүче якташыбыз Әнәс Фәйрушин белән шул хакта әңгәмә кордык.
-
26 август 2021 - 14:54АКТАНЫШ РАДИОСЫНДА "БАТЫРЛАР ЯРЫШЫ" ҖИҢҮЧЕСЕ РАВИЛ ХАҖИЕВСоңгы елларда илебездә киң танылу ала барган "Гонка героев" - "Батырлар ярышы"ның суперфиналында райондашыбызны зур сынаулар көтә.