Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио

"Болгар" радиосында Актаныш тапшырулары! Хәерле көн, Актаныш! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”

7 май - Радио көне билгеләнә. Безнең "Актаныш-информ" мәгълүмат һәм мөхәррият үзәгенең "Актаныш FM" радиотапшырулар бүлеге хезмәткәрләре "Радио - минем язмышым, йөрәк һәм күңел балкышым!" диләр. Алар үз эшләренең профессионаллары. Актаныш районында радио узган гасырның ерак, чуарлы 30нчы елларында үз эшчәнлеген башлый. Күпме еллар үтсә, күпме сулар акса да радио үзенең популярлыгын, халык мәхәббәтен югалтмый.

 Заманча элемтә чаралары камилләшү белән, радионың эфир даирәсе киңәйгәннән-киңәя генә. Иҗади карашлар үзгәрә, ләкин тыңлаучыны дөрес юнәлештә тәрбияләү, һәръяклап зәвыгын күтәрү - һәрчак төп бурычлар, якты максатлар булып кала.

 

...Радио серләшә, киңәш бирә, уйландыра, моңландыра, күңелләрне сафландыра, җаннарны өметләндерә. Менә шундый тылсым инде ул – радио. Ә анда эшләүчеләр – тылсымчылар. Әйдәгез әле, үзләре белән якыннанрак танышыйк. Урындагы радио коллективында бердәм, иҗади карашта булган, эзләнүчән хезмәткәрләр эшли. Һәркайсы радио "казанында" кайнап, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белеп-аңлап эшли. Тәүлекнең нинди вакытта булуына карамастан безне басу-кырларда, мәктәпләрдә, дәваханәдә, төрле әдәби-мәдәни чараларда очратырга мөмкин. Матур тормыш һәм хезмәт юлы үткән гаиләләр, күренекле шәхесләр белән кызыклы танышулар, очрашулар еш үткәрелә.

 

"Актаныш-информ"ның баш мөхәррире-җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары, диктор - Әлфия Мөхәммәтованың осталыгын, һәр мәсьәләгә җаваплы карашта булуын билгеләп үтеп була. Ул - яшь матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә остаз, тыңлаучы күңеленә үтеп керердәй, изгелеккә әйдәүче, үрнәкле райондашларыбызны данлаучы бик күп сәхифәләр авторы. Авыл хуҗалыгы тематикасын да бик яхшы, оста итеп яктырта, ә инде "Әдәби мәйдан" сәхифәсе чыгарылышларында - нәфис шигърият диңгезләрендә йөздерә. "Киңәшчедә кунакта" да - төрле тематик юнәлештә матур, файдалы, тәрбияви киңәшләр яңгырый. "Эше кара, акчасы ак!", "Бәхет", "Ватан", "Заман һәм закон", "Мәгърифәт нуры", "Иминлек сагында" "Эше күпнең - ашы күп", "Сезнең хатлар", "Атна манзарасы" сәхифәләре дә халык күңеле түрен яулап алган. Әлфия Марсель кызының хезмәттәшләре арасында да абруе зур, кешелекле һәм кечелекле ул. Бик күп казанышлары, һөнәри конкурсларда җиңүләре белән ихлас горурланабыз, үзебезгә мисал итеп куябыз!

 

Күпләрне талантлылыгы, үзенең матур, гүзәл тавышы белән сокландыра безнең - Фәния Рәшитовабыз. Ул - диктор-корреспондент булып эшли. Тәҗрибәле журналист, яшь коллегаларына үзенең төпле, дөрес юнәлештәге киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итүчән. Актаныш радиосында хезмәт куйганына да 20 ел тула озакламый. Бу еллар эчендә, күпме, ничәмә чакрымнардан торган командировкалар үтелгән, тырыш хезмәт куелган... Фәния Шамиль кызы туган як иҗатчылары белән дә тыгыз элемтәдә, каләм тибрәтүче дусларыбыз студиябезнең даими кунаклары. "Актанышым - ак илем" кысаларында #АктанышҮткәннәнКиләчәккә проектында җирлегебезнең чал, бай, зиннәтле тарих битләреннән кызыклы материаллар эфир дулкыннарына чыгара. Шулай ук Фәния ханымның кайнар радиорепортажлары җылы кабул ителә, һәвәскәр бакчачылар өчен "Бакчачы почмагы" сәхифәсен радиобызның тыңлаучылары яратып, көтеп ала. 

 

Тагы да бихисап сәхифәләр бар безнең радиотапшыруларыбызда. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, кызыклы. Радиотапшырулар көненә 3 тапкыр "Болгар" радиосы эфиры дулкыннарына чыга, "врезка" ясала. 

 

Әле агымдагы елны гына редакциягә эшкә кайткан, Башкортстанда туып-үскән, моңа кадәр туган җиренең мәдәният өлкәсендә, китапханәдә эшләгән Юлай Низаев, үзенең ягымлылыгы, ярдәмчеллеге, шаянлыгы белән коллективта билгеле. Журналист гаиләсендә үскән яшь егет бик сәләтле. "Актаныш FM"ның тавыш операторы, тавыш режиссёры булып хезмәт куя. Эшенә иҗади яктан да бик игътибарлы, тырыш, өлгер.

Яшь матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Юлай Азамат улы иҗат ялкынында дөрләп янган шәхес. Псевдонимы, Юлай Сафин буларак та беләләр аны. Радиотапшырулар кысаларында чыгышлар да ясый. Үзенең өлкән коллегаларыннан өйрәнергә тырыша, белмәгәнен - белергә! Халык аның тавышын да үз итә, тыңлаучлар чыгышларын матур кабул итә.

 

Радиотапшыруларыбыз кысаларында бик күп төрле сәхифәләр бара. Ул, әлбәттә:"Хәбәрләр", "Әдәби мәйдан", "Шигъри тәлгәш", "Иман нуры", "Бакчачы почмагы", "Эше кара, акчасы ак" һәм тагы бик күп халыкчан, спорт, мәгариф, мәдәният, саулык, Ватанпәрвәрлек, рухият темаларына багышланган рубрикалар эфирда яңгырый. Тыңлаучыларыбыз бик ярата аларны. Бүлмәбездәге стационар телефоныбыз да, үзебезнең кәрәзле телефоннар да тыңлаучыларның шалтыратуларыннан өзелми, көн буена хәтта шалтыраган чаклары бар. Рәхмәт сүзләре әйтәләр, сокланалар, ихтирам-хөрмәт хисләрен белдерәләр. Ә инде замана кодрәте социаль челтәрләрдә - шәхси, мөхәррияткә килгән хатларның эчтәлеген укып җибәрсәң эшкә дәртең арта, куәтен күбәя, илһам аласың. 

Әйткәндәй, радиобыз, Актанышта гына түгел, ә башка төбәкләр дә сөйли, Татарстанның, Башкортстанның берничә районына сигнал килә. Ут күрше Башкортстанның мәсәлән Илеш, Чакмагыш район җирлекләре һәм башка шәһәрләрендә яшәүче радио тыңлаучылар белән тыгыз элемтә урнаштырылган, дуслык күперләре ныклы! Котлаулар һәм тәбрикләүләр программасы аша йөрәкләрдән ургылып чыккан теләкләр җиткерелә, бәйрәм мәҗлесләренә ямь өстенә ямь өстәлә, изге теләкләр юллана. Мөрөҗәгать итүчеләр шактый күп.

 

Радио – үткән белән киләчәкне бәйләп торучы мәгълүмат чыганагы. Командировкаларга барганда төрле язмыш кешеләрен очратабыз. Алар арасында бәхетлесе дә, үзләрен бәхетсез санаганнары да юк түгел. Яшәү – көрәш. Һәркем бу җиһанда үз урынын булдыруга лаеклы. Без дә һава торышы нинди булуына карамастан райондашларга, тыңлаучыларыбызга матур һәм күңелле, кызу яңалыкларны җиткерергә ашкынабыз, бер сулышта, бер дулкында булырга тырышабыз. Тыңлаучыларыбызга чиксез рәхмәтлебез.

 

Радио көне белән, безне, иптәшләр! Һөнәри бәйрәмебез котлы булсын. Әле тормышка ашырасы идеяләребез хәтсез, аларны да уңышлы башкарырбыз дип өметләнәбез. Алга таба үсешебез тагы да нурлырак булачагына иманыбыз камил.

 

Әле дә, менә күптән түгел почтабызга хат килде, аның эчтәлеге белән бергәләп танышыйк:

 

Урам тулы халык. 

Төбәлгән күз,

Баганада кара эшләпә.

Яңгырады шуннан

Бер матур җыр,

Һай, могҗиза,

Ниләр эшләтә.

 

Бу дөньяда нинди

Хәлләр булган.

Инде хәбәрдар бөтен халык.

Менә шулай чыктык яктылыкка,

Шулай күңел байлыгы алдык.

 

Юктыр инде  хәзер радиосыз йорт,

Бармы ансыз берәр машина.

Реклама

Радио тыңлап эшләр жиңел бара,

Элеп куеп аны каршыга.

 

Аш бүлмәсе ямьле радио белән,

Чәйләр тәмле, тәмле бәлеше.

Кәефләрнең күтәренкелеге--

Диктор ханымнарның өлеше.

 

Катлаулы да, мактаулы да эштә

Тырыш кызларыбыз көч куя.

Тынгысыз хезмәтләр, күңелле чаралар

Белән яктыртылган көн туа.

 

Күңелләргә шатлык - бәхет салып,

Юбилейлар житә, туй бара,

Аларга багышлап жыр яңгырый,

Тыңлап яшә, алга кара.

 

Әлфия һәм Фәния һәр таң аткач

Күңелләргә байлык өләшә

Салават күпередәй юл табып,

Алар безнең белән сөйләшә.

 

Тормыш мәшәкате узар - китәр,

Хәсрәтләре тимәсен.

Шөкер итеп яшәп, Раббым сезгә

Бәхет - шатлыклардан өзмәсен.

 

Радио да шулай яңгырап торсын,

Хәбәрләрнең изгесе булсын.

Еллар имин, тәнегез сәламәт,

Таңнар да якты булып тусын.

07. 05.22. 

Хөрмәт белән Зәйнәп апагыз Зәкиева.

 

Мең рәхмәт, Зәйнәп ханым! Алга та таба да матур итеп эшләрбез, тырышырбыз һәм булдырырбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан радио Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Актаныш радиосы Юлай Низаев Әлфия Мөхәммәтова Болгар Фәния Рәшитова