Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТНВ каналында Татарстанның иң танылган Кыш бабае — Робсон Мусин турында репортаж күрсәттеләр
Актаныш Яңа Ел бәйрәмнәре йолдызына әверелгән уникаль Кыш Бабай — Робсон Мусин белән горурлана. Аның Кыш бабай булу тарихы һәм игелекле эшләре Актаныш халкының гына түгел, бөтен республиканың игътибарын җәлеп итә.
-
Актаныштагы Кыш бабайлар һәм Тройкалар парадында “Актаныш-информ” журналистлары да бүләкләнде
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызны Яңа ел бәйрәменә иң яхшы әзерләүчеләрне бүләкләгәндә, “Актаныш-информ” хезмәткәрләрен дә хөрмәтләде.
-
“Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова «Эфирда яхшылык» конкурсында җиңде
“Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Эфирда яхшылык» Татарстан Республикасы ирекле җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча үткәрелгән республика конкурсында “Шәһәр яисә республика массакүләм мәгълүмат чараларында интернет-басмаларда һәм вакытлы матбугатта иң яхшы басма” номинациясендә җиңү яулады.
-
«Актаныш-информ» журналистлары «Ышаныч һәм Иминлек» республика конкурсы җиңүчеләре
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”- “Доверие и безопасность” Республика конкурсына йомгак ясалды.
-
«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова республика конкурсларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында бүләкләнде
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль тематикадагы алты журналист конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр, узып баручы 2024 елга йомгак ясадылар. «Актаныш- информ» журналисты Ләйсән Газизова “Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту конкурсы”ның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы язма» номинациясендә II урынга лаек булды.
-
Кичә- Актанышта, иртәгә- Казанда: «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясый
Кичә, 18 декабрьдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Муса Җәлил премиясе лауреаты «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле еллык иҗат концерты белән чыгыш ясады. Актаныш горурлыгы - күз өстендәге кашыбыз булган коллектив «Агыйдел-иҗат бишегем» программасын тәкъдим итте.
-
Актаныш телевидениесе корреспонденты Альбина Солтанова «Үз һөнәренең остасы» исеменә лаек булды
Бүгенге Алдынгылар слетында 30 райондашыбыз үз һөнәренең остасы исеменә лаек булды.
-
Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА» агентлыгы мактау кәгазьләренә лаек булды
Бүгенге Актаныш районы Алдынгылар слетында Актаныш телевидениесе хезмәткәрләре «ТАТМЕДИА» агентлыгы мактау кәгазьләренә лаек булды.
-
Фәрит Салихов Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды
«БлагоДарение» Хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салиховка «Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
-
Актаныш технология техникумы укытучысы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде
Актаныш технология техникумы укытучысы, «Без бергә» хәйрия концертларының оештыручысы һәм алып баручы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде.
-
«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсында икенче урын яулады
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсы» быел унынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизованың «Санки в Уярне: Праздник Масленицы и традиции исцеления»- «Уярня чаналары: Май чабу- сихәт бәйрәме» дип аталган иҗат эше икенче урынга лаек булды.
-
Актанышның Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинага 100 яшь
Бүген, 2 декабрьдә Актаныш районының горурлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы еллар кичкән Нурфика Абдуллинага 100 яшь!
-
Җитезлеге, өлгерлеге белән таң калдыра
«Актаныш таңнары» газетасы корреспонденты, профессиональ журналист Рузилә Хәсәнова бүген, 30 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен каршылый.
-
Актанышның беренче мәктәбендә якташыбыз, тарихчы- язучы Вахит Имамовка багышланган методик кабинет ачылды
Бүген Актаныш районы үзенең талантлы улын олылый. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, тарихчы- язучы, якташыбыз Вахит Имамовка багышлап, Актанышның беренче мәктәбендә методик кабинет ачылды.
-
Актаныш кызы «Глаголица» халыкара премиясенә лаек булды
Казанда «Глаголица» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу Россиядәге иң зур балалар әдәби конкурсларының берсе, анда профессиональ жюри яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр иҗатын бәяли. Бәйгедә Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Газиева да катнашып, «Поэзия» номинациясендә җиңде.