Актаныш технология техникумы укытучысы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде
Актаныш технология техникумы укытучысы, «Без бергә» хәйрия концертларының оештыручысы һәм алып баручы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде.
Рөстәм Мусин озак еллар Актаныш технология техникумы студентларына тарих һәм җәмгыять белеме фәненнән белем бирә. Берочтан булачак авыл хуҗалыгы белгечләрендә туган туфракны ярату, туган илебезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә зур эш алып бара, тарихи экскурсияләр оештыра, яшьләрне туган илебезнең данлы юлында тирән эз калдырган бөек шәхесләр белән очрашуларга алып бара.
Махсус хәрби операция башланганнан соң Рөстәм Робсон улы Актаныш районының иҗтимагый тормышында аеруча активлык белән катнаша башлады. Илебезне неонацизм явызлыгыннан саклаучылар арасында элеккеге СПТУ-80, хәзерге технология техникумында укып һөнәр алган ир-егетләр шактый.
Алар кыска вакытлы ялга кайтканда Рөстәм Робсон улы батырларны техникумга чакыра, студентлар белән бергә аралаштыра.
Сугышчыларның кыска, әмма мәгънәле чыгышлары егетләрне, кызларны патриотик рухта шәхес булып формалашырга ярдәм итә.
Укытучылык эшенннән тыш Рөстәм Мусин "Без бергә" хәйрия концертларын оештыру эшен дә зур җаваплылык белән башкара. "Без бергә" хәйрия концертлары труппасы районыбызның танылган артистлары һәм һәвәскәрләрен туплап, Актаныш районы авылларында йөзләгән концерт куйдылар.
Тамашаларга сатылган билетлар акчасы тулысынча махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм алуга тотыла.
Менә шундый олы йөрәкле, бар гомерен балаларны укытуга, халыкны агартуга багышлаган Рөстәм Мусин Ватан Геройлары көнендә «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде.
Әлеге хөкүмәт бүләген аңа Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев