Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

"Актаныш таңнары” газетасының 29 апрель саны дөнья күрде"

Аның һәр битеннән яз сулышы сизелә.

                                                    Бөек Җиңү көне якынлаша, шул уңайдан районда һәм авылларда нинди бәйрәм чаралары уздырылачак? Газетаның беренче битендә нәкъ шушы сорауга җавап табыла: район парады быел үзәк стадионда булачак. Стадионда кичен 18 сәгатьтә бәйрәм концерты да көтелә. Бу хакта район башкарма комитеты хәбәр итте.
“Ак инеш” ансамбленең республикада җиңү яулавы турында бездән язма тәкъдим ителә. Карга боткасы үткәреләчәкме? Җавап – икенче биттә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышка ник килде? Шул хакта “Актаныш таңнары”ннан укып танышыгыз.
Агу сиптерү җайланмалары турындагы язмага күз салуга ук, басу эшләренең, чын мәгънәсендә, килеп җиткәнен беләбез. Техниканың төзеклеге – игенче өчен иң кирәклеседер. Ә алар, чынлап та, төзекме? 4 биттән укып танышырга мөмкин.


                                                    Такталачык авылында яшь гаиләнең – яңа шатлыгы: сабыйлары дөньяга аваз салды. Фотода алар – якыннары белән бала тудыру йорты янында. Бәхетле гаиләнең бәхетле мизгелләре турында 5 биттә язылды. 
                                                    Язгы өмәдән соң, тирә-як сафланып кала. Өмәдә катнашучылар үзләре дә шундый фикердәме? Сораштыру-җаваплар – 6 биттә.
Урманчылар яшь үсентеләр утырта, яшь велосипедчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре каршында сынау бирә. Һәркемнең үз эше, 7 биттәге язмалардан укыгыз.
Актанышта Чечняда кайнар ноктада хезмәт итеп кайткан, бакыйлыкка күчкәннәр онытылмый. Илнар Шәмсиев яшәгән йортка да элмә такта беркетелде. Газетадагы язманы укыганда QR-кодка игътибар итегез. Аның астында видеорепортаж яшеренгән.
Майның беренче җомгасында намаз вакытында үзгәреш кертелә. Моның сәбәбе шуның белән аңлатыла: җәйге вакытта безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле, ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә. Май аеның намаз вакыты мөхтәсибәттән алынды. Күп кенә газета укучылар аны ай саен көтеп ала.
                                                    Якын кешегезне котлыйсыгыз килсә, газетада урын һәркемгә җитәрлек. Шулай ук белдерүләр, реклама текстлары игътибарны җәлеп итәрлек итеп урнаштырыла. Сез дә катнаша аласыз. Газетаның соңгы өч бите – тулысы белән диярлек укучылар карамагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары Газета рубрикалары Газета Анонс