Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

"Актаныш таңнары"ннан телевизор карап була: Иртәгә чыгачак газетага анонс!

“Актаныш таңнары” газетасының яңа саны дөнья күрде. Беренче биттә Азат Закиров истәлегенә бию бәйгесе турында язылган. “Кыенлыклар булса да, эшләргә кирәк” дигән язмада “Әнәк” агрофирмасының кыр эшләренә әзерлеге турында әңгәмә алып барыла.

          Газетаның иң зур яңалыгы – “Боз кичүе ябыла” дигән материал белән бирелгән фотода QR-код урнаштырылган. Шуның аша Актаныш телевидениесенең YouTube каналындагы видеоязмасын карап була. Кыскасы, газета телевидение тапшыруын да күрcәтә башлады, җәмәгать!
                “Язгы чакырылыш башланды” – армиягә барырга җыенучылар, әти-әниләр өчен кызыклы мәгълүмат шушы мәкаләдә урын алды.
               Бишенче биттә – “Йолдызлык”ның йолдыз егетләре - “Лачыннар”  ансамбле турында укыгыз.
              6-7 битләр төсле фоторәсемнәр белән кызыклы һәм мавыктыргыч. 
Иске Җияш авылының беренче шоферы Габидин Минһаҗевка – 90 яшь. Бу хакта – 8 нче биттә.
Котлаулар, белдерү-игъланнар белән дә иркенләп таныша аласыз. Реклама – соңгы һәм төсле биттә. Үзегезгә кирәкне табыгыз, сайлагыз һәм үзегез дә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев