Актаныш

Актаныш театры – Минзәләдә

Минзәләгә Актаныш театры “Өйләнәм, бетте китте” спектаклен алып килде. Рәхәтләнеп ял иттек, күздән яшь чыкканчы көлдек. Театр коллективына зур рәхмәт.

                                      Режиссеры Нур Хөсәенов Минзәлә театры артисты буларак кына түгел, ә хезмәттәшем буларак та яхшы таныш. Аның белән бергәләп “Минзәлә дулкыннары” радиосында эшләгән идек.

                                      Шуңа  уйнаганын кабат күрергә теләп, редакциядә бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелып килдек.
Театр артистлары искиткеч уйнадылар. Альбина Хөсәенова, Нәзлия Гобәева уеннары тамашачыны, гомумән, әсир итте.
Уңышлар аларга, иҗат чишмәләре саекмасын.
Дифиза НУРИЕВА, ТАТМЕДИА АҖ “Минзәлә-информ” филиалы журналисты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: