Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ана капиталы күпмегә артачак?

Ана капиталы программасы озын гомерле проектларның берсе булып чыкты. Ул яшь гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуда сизелерлек роль уйный. Үзгәрешләре дә булып тора. Кайсы якка? Пенсия фондында ана капиталы буенча күзәтелгән яңалыклар белән район пенсия фонды җитәкчесе  Булат Басыйров таныштырды. 

 

– Районда 2007 елдан башлап бүгенге көнгә 2200дән артык ана капиталы сертификаты бирелде. Күп гаиләләр аны бик уңышлы куллана. Яшьләргә ул өй төзү, фатир алу өчен зур ярдәм булып тора. 2200 кешенең 2000гә якыны нәкъ менә шул шартларда файдаланды. Аларга 686 млн сумлык акчалата булышлык хөкүмәт тарафыннан күрсәтелде.  

– Балаларын югары уку йортларында укытуга тотучылар да бармы?

– 51 кеше 1 млн 600 мең сумлык акчаны балаларының укулары өчен түләделәр. Минемчә, бу да бик зур ярдәм. 

– Сертификатны алу тәртибе үзгәрдеме?

– Ана капиталы сертификатын алуга пандемия кайбер үзгәрешләр кертте. 
2 апрельдән проактив режим кертелде. Әлеге чара пандемия чорында пенсия фонды идарәсенә йөрүләрне киметү максатыннан оешырылды. 

– Проактив нәрсәне аңлата? 

– Бала тууга ук безгә ЗАГС бүлегеннән белешмә килә. Шул мәгълүматны алгач, карыйбыз, тикшерәбез һәм шушы сертификатны ясап куябыз. Яшь әни бала тудыру йортыннан кайтканчы ук бу документ инде әзер була. Телефон аша белешүчеләргә белгечләребез ничек шәхси кабинетка керергә, ничек алырга кирәклеген аңлатып бирә. Дәүләт хезмәтләре порталына яраган логин һәм пароль шул кешенең пенсия фондындагы шәхси кабинетына да туры килә. Шуннан распечатка ясый ала. Дәүләт гербы төшерелгән кәгазь документ бирелмимени, дип борчылырга кирәкми.

– Сертификатны куллануда да үзгәрешләр бармы?

– Әйткәнемчә, проактив режимда рәсмиләштерәбез. Кулланганда да пенсия фонды белән дистанцион рәвештә генә хәбәрләшергә мөмкин. Кредит алучыларга банкта, берьюлы, пенсия фондына да гариза язу мөмкинлеге тудырылды. Хәзерге вакытта 12 банк шушы ысул белән эшли. Ләкин әлегә Актаныш районы буенча мондый гаризалар кермәде. Чаллыда бер ай эчендә 50 кеше шундый юл белән гариза язган. 

– 2021 елга күп калмады, ана капиталының күләмен арттыру көтеләме?

– 2007 елда күләме 250 мең сум иде. Бүген беренче балага түләү 466 мең 617 сумга җитте, быел икенче бала туа икән, тагын 150 мең сум өстәлеп, 616 мең 617 сум тәшкил итә. 2021 елда индексация каралган. 3,7 процентка артыр дип көтелә. Беренче балага – 483 мең 880, икенче балага 
639 мең 439 сум булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев