27 ноябрь 2020 яңалыклары
-
“Бәләкәч” мәйданчыгында - тарзанка
Иске Айман авылында төзелгән балалар уен мәйданчыгы районда берәүдер. Җирне чокып ясалган батут, берничә метрга сузылган тарзанка булу аны аеруча үзенчәлекле итә. Берничә самокаты бар һәм алар белән йөрү өчен махсус сукмак та салынган.
-
“Мир” картасына күчү мәҗбүриме?
Пенсионерлар “Мир” картасына күчә. Ләкин бу бөтен кешегә дә кагылмый. Ә кемнәр өчен актуаль соң? Өлкән яшьтәге пенсионерларны бүген ниләр борчый? Аларның күбесе өйдән чыгып йөри дә алмый. Илдәге, бөтен дөньядагы вазгыять вирустан сакланырга мәҗбүр итә. Ярый әле, пенсиябез килә, дип сөенәләр. Киләсе елда пенсия бирүдә кыенлыклар тумасмы? Әлеге сорауларны район пенсия фондының Актаныштагы җитәкчесе Булат Басыйровка юлладык.
-
“Ике тапкыр аттым, аннан пычак алып суйдым...”
Табигать байлыкларына рөхсәтсез кул сузарга ярамаганлыгын әле күпләр аңлап бетерми. Аңласалар да, аны колак яннарыннан гына уздыруны хуп күрә. Табигатьнеке икән, димәк бөтен кешенеке дип уйлый алар. Ләкин, ялгышалар. Урманнардагы агачларны рөхсәтсез кисәргә ярамаган кебек, кыргый җәнлекләрен дә ауларга рөхсәт ителми. Бу браконьерлык дип атала.
-
Иске Айман яңарыш кичерә
Иске Айман җирлегендә халыктан җыелган үзара салымга олы йөрәкле иганәчеләр ярдәме дә килеп кушылган. Шуның аркасында авыл кешеләренә бетоннан ясалган сукмактан йөрү насыйп хәзер. Әлеге үрнәк тәҗрибәне җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән район семинарында күрергә туры килде.
-
Пучыда 117 ел элек төзелгән мәчет бар
Үзара салым акчасына башкарылган күләмле эшләрнең берсе – Пучы авылының Киров урамында җимерелеп беткән күпер ремонтланган. Аның янында, кеше күп йөри торган үзәктә җәяүлеләр сукмагы ясалган. Мәчет һәм зират буенча да халыкны сөендерерлек күп кенә изге гамәлләр кылынган.
-
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы
Инде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә
-
Ана капиталы күпмегә артачак?
Ана капиталы программасы озын гомерле проектларның берсе булып чыкты. Ул яшь гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуда сизелерлек роль уйный. Үзгәрешләре дә булып тора. Кайсы якка? Пенсия фондында ана капиталы буенча күзәтелгән яңалыклар белән район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров таныштырды.
-
Җәяүле һәлак була
Бүген төнге 1:30 сәг. Мәскәү-Уфа юлының 1154 нче километрында Газель автомобиле караңгыда юлда йөргән җәяүлене бәрдерә. Фаҗига нәтиҗәсендә җәяүле һәлак була.