Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Бәхетләрен авылда тапканнар

Соңгы елларда “Нигез” хуҗалыгына яшьләр кайта башлады. Алар – хуҗалык стипендия түләп укыткан белгечләр.

                 Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның сафы яшәрү, әлбәттә, сөенечле хәл. Чөнки соңгы елларда авылда яшьләр калмый, аларга эш юк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. “Нигез” хуҗалыгында әле 1 августта гына ике яшь белгеч хезмәт юлын башлаган.  
 

          Хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов яшьләрне биш куллап кабул итәргә әзер булуын яшерми. Чөнки аларда да белгечләргә кытлык зур булган. 


– 30 еллап элек хуҗалык оешкан вакытта яшь егет Фәһим Гарифҗановны баш зоотехник итеп куйдык. Белеме буенча ул – мал табибы.  Кайвакыт ике эшне бергә дә алып барды. Шул вакыттан башлап, вафатына кадәр, терлекчелек нигездә шуның өстендә булды. 
Бу еллар дәвамында мал табибларын ала тордык, җибәрә тордык. Эшләгәне дә, эшләмәгәне дә, айныгы да, эчә торганы да булды. Кыскасы, мал табибларына кытлык кичердек. Фәһимнең улы Таһир мәктәпне  тәмамлагач, хуҗалыктан стипендиат итеп укырга җибәрдек, быел укуын тәмамлап, үзе белән Мария Сергеевнаны да алып кайтты, – ди.  


Яшь белгечләр кайткач, терлекчелектә уңай якка үзгәрешкә өметебез зур. Таһир – эшләп үскән егет. Үзләренең хуҗалыкларында да күпләп мал асрадылар. Малларны ярата, дип тә өстәде. 

Рузилә ХӘСӘНОВАның әлеге язмасының тулы вариантын "Актаныш таңнары" газетасының 12 август саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев