Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Бәләкәч” мәйданчыгында - тарзанка

Иске Айман авылында төзелгән балалар уен мәйданчыгы районда берәүдер. Җирне чокып ясалган батут, берничә метрга сузылган тарзанка булу аны аеруча үзенчәлекле итә. Берничә самокаты бар һәм алар белән йөрү өчен махсус сукмак та салынган.

Капкасы бервакытта да бикләнми, мәйданчыкка килүчеләр өчен күрсәтмә язып эленгән. Чыршы агачы утыртылган. Зур итеп бизәкләп эшләнгән “Бәләкәч” дигән атамасы әллә кайдан үзенә җәлеп итә. Тирә-як авыллардан, хәтта Мөслим районыннан да килгәннәр.

Марсель Әхмәтханов:

– Балалар бик теләп атынгычта атыналар, батутта сикерәләр, уйныйлар. 6 данә самокат, баудан шуарга тарзанка барысын да кызыктыра. Иң мөһиме – саклап тотарга кирәк!

Спорт мәйданчыгы искитмәле югарылыкта дип бәяләнде. Авыл башлыкларының игътибарын бик тиз җәлеп итте. Марсель Әхмәтханов исә батутта сикереп, тарзанкада шуып та күрсәтте. Кызыкмаслыкмыни!?

Рәйхан Галимҗанова:

– Ачу тантанасында миңа да катнашырга туры килде. Авыл халкының тәрбияле, итагатьле булуын бер мисалда күрдем. “Самокатларны төнгә алып куясызмы?” – дип сорадым китәр алдыннан. “Юк, шушында калсын”, – диделәр. “Әгәр урласалар?” “Күпме урлыйлар – урласыннар, ләкин алар барыбер аңлап, акылга киләчәкләр” – диделәр.

– Урламаганнармы соң?

– Шушы хәтле матурлыкны булдырганнан соң, урлашу очрагы булырмы-юкмы – үземә дә кызык тоелган иде. Булмаган. Халыкның тәрбиялелеген күрсәтә бу.

Хәзер инде кышкы чорга самокатларны саклауга урнаштырганнар, язын көннәр җылытуга тагын чыгарып куярга ышандырдылар. Ял көннәрендә “Бәләкәч” уен мәйданчыгына гаиләләр белән җыелып килергә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев