Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Дини лагерьны ни өчен яраталар?

Җәй – ул үзе бер тормыш. Баласының бу тормышын истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үткәрү ата-анадан тора.

            Җәй – ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Уку елы дәвамында арыганнарны бетерәсең, яңа көч туплыйсың, сәламәтлекне ныгытасың. Бу –  балаларның, иркенләп, бер-берсе белән аралаша торган чоры.
Яңа Әлем авылы мәчетендә имам-хатыйб Илшат Мирзасалихов тарафыннан җәйге лагерь оештырылды. Әти-әниләре үзләре намаз укымаса да, бераз тәрбия булсын, файдалы гыйлем алып калсын, безгә дә монда укыганнарын өйрәтерләр, дип, балаларын шушы мөселман лагерена алып килгәннәр.
Балалар – балалар инде, уйныйлар да, шаяралар да. Алар тавышыннан мәчетнең иркен бүлмәсе гөр килеп торды. Һәммәсе матур, пөхтә итеп киенгән. Беренче көнне араларында яулык япмыйча килгән кызлар да бар иде. Рушания абыстайның  тәрбия дәресләрен тыңлагач, алар да икенче көнне яулыктан иделәр. Кызлар оста итеп яулыклар бәйләгәннәр, малайлар – бизәкле түбәтәйдән. Утызлап бала арасында 13-14 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да бар. 
Балаларны, яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләүгә ярдәмгә лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Тәхия Усманова, Рәмзия Минкәева  үз дәресләрен бирделәр, ә тәрбиячеләр Илүзә Нуриманова, Ландыш Кирамова, Розалия 
Әгъләмова, рәсем ясарга өйрәтүдә Айгизә Сәрвәрова, иҗат йортыннан Дилбәр Хуҗина, Римма Имамова, Ләйсән Мөхәмәтдинова ярдәмгә килделәр.

Розалия ӘГЪЛӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев