Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕ МАКТАУГА ЛАЕК

Үзара тәҗрибә уртаклашу, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау максатыннан 1 декабрь көнне “Нур” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды. Биредә район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.

Әлеге хуҗалыкта мондый киңәшмәнең узмавына ике ел вакыт үткән икән инде. Бу вакыт эчендә хуҗалык уңай якка шактый үзгәрешләр кичергән. Моның шулай икәнен семинарда катнашучылар үз күзләре белән күрде. 
Киңәшмә  хуҗалыкның терлекчелек тармагындагы эшчәнлек белән танышудан башланды. Бүгенге көндә аларның 1471 баш мөгезле эре терлекләре булып, шуның 420сен савым сыеры тәшкил итә. 
Терлекләр дүрт авылдагы фермада асрала. Мерәс фермасына каплату яшенә җиткән терлекләр китерелеп, каплатылып, савымга озатылалар.
– Быел лейкоздан арыну буенча шактый эш башкарылды. Чиста таналарны Шәрипкә күчерә барабыз. Алар 120 баш. Лейкозлы малларны Уразайга төшерәбез, – ди хуҗалык җитәкчесе Дәниф Харисов. 
Әлеге ферма ихатасына бригадир йорты төзеп куйганнар. Анда осеменатор, мал табибы өчен дә бүлмә булдырылган. Бер склад сафка бастырылган. 
Барлык фермаларда да малларны үлчәү җайланмасы урнаштырганнар. Аларны электрон юл белән үлчи торганга үзгәртә башлаганнар. Уразай өлешендә аны көйләп куйганнар инде. 
Терлекләрне монокорм белән тукландыралар. Миксер ярдәмендә болгатып бирәләр. Мерәс, Шәрип, Уразай фермаларында миксер куелган. Терлекләрнең микрофлораларын көйләү максатыннан салам белән печәнне тиешле күләмдә турап,  азыкка кушу күләмен арттырганнар.  
Хуҗалыкта атлар асрауга да зур игътибар бирелә. Аларның саны 120гә җиткән инде. Быелгы азыкка ихтыяҗ нәтиҗәсендә аларның санын бераз киметергә исәплиләр.  
Куян фермасында лейкоз авыруыннан арынган 1.5-3 центнер авырлыктагы 200 баш теше мал тәрбияләнә. 
Шәрип фермасында яшь бозаулар өчен махсус торак ясалган. Биредә яңа туган бозауларны киптерү җайланмасы да көйләп куйганнар. Һәр бозау аерым читлектә асрала. Теше бозауларны бер якка, үгезләрне икенче якка җыйганнар. Бу, нинди дә булса чир чыккан очракта бер-берсенә йокмау өчен саклану чарасы да булып тора. Угызны  суыткычта саклап, бозауларга сәламәт сыерныкын гына эчерәләр. 
Әлеге ферма сөт җитештерү белән дә шөгыльләнә. 
– Шәрип өлешендә 450-470 баш тирәсе терлек асрала. Савым сыерларының күпчелек өлеше дә биредә. Шулай ук симертү үгезләрен дә монда карыйбыз, – ди Дәниф Харисов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев